Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай приставлары гомуми штрафлары 40 мең сум тәшкил иткән 18 шоферны ачыклаган

Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе искәртә: юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылып та, штрафларын вакытында түләмәгән автомобиль йөртүчеләрне күңелсез нәтиҗәләр көтә... Административ хокук бозулар турындагы кодексның 1 нче өлеше 32.2 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартылган зат әлеге карар законлы көченә кергәннән алып 60 көн эчендә...

Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе искәртә: юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылып та, штрафларын вакытында түләмәгән автомобиль йөртүчеләрне күңелсез нәтиҗәләр көтә...

Административ хокук бозулар турындагы кодексның 1 нче өлеше 32.2 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартылган зат әлеге карар законлы көченә кергәннән алып 60 көн эчендә штрафын түләргә тиеш. Әгәр дә җаваплылыкка тартылучы эшне 10 көн эчендә яңадан карау өчен судка бирсә һәм карар көчендә калса, штраф түләү вакыты 71 нче көнгә кадәр озайтыла.

Шушы ук Кодексның 1 нче бүлеге 20.25 маддәсендә күрсәтелгәнчә, штрафын билгеләнгән вакытка кадәр түләмәүчегә 1 мең сумнан да ким булмаган күләмдә икеләтә штраф салына, яки ул 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына, яки 15 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартыла. 2013 елда Азнакай районында суд тәртибендә шундый 167 эш каралды.

Азнакай районы буенча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе суд приставлары хезмәте белән дә тыгыз бәйләнештә эшли. Бездә кагыйдә бозучыларның бердәм базасы бар. Ул штраф түләмәүчеләрне тиз арада ачыклау һәм җавапка тарту мөмкинлеген бирә. Штраф түләүдән качып йөрүчеләрне ачыклау буенча уртак рейдлар уздырыла. Яңа елның беренче 7 көнендә генә дә гомуми штрафлары 40 мең сум тәшкил иткән 18 кеше ачыкланды.

Автомобиль йөртүчеләргә киңәшем - юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз, шул вакытта штраф түләмәссез!

Валерий ЧЕРНЫХ,

административ закончалылыкны башкару буенча инспектор

Здесь узнай, есть ли у тебя задолженность по линии ГИБДД

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай приставлары гомуми штрафлары 40 мең сум тәшкил иткән 18 шоферны ачыклаган