Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Орск Сабантуен гөрләтте

Татар түбәтәен кидертмәгән, чәк-чәктән авыз иттермәгән Россиянең берәр төбәге калдымы икән? Милли бәйрәмебез күптән республика кысаларыннан чыгып, татарлар яши торган һәр шәһәргә, хәтта чит илләргә барып җитте. Азнакайлылар да һәр елны бер төбәккә юл ала. Быел Оренбург якларында - Орск шәһәрендә шаулатып-гөрләтеп Сабантуй уздырып кайттылар. Ул үзәк паркта меңләгән халыкны...

Татар түбәтәен кидертмәгән, чәк-чәктән авыз иттермәгән Россиянең берәр төбәге калдымы икән? Милли бәйрәмебез күптән республика кысаларыннан чыгып, татарлар яши торган һәр шәһәргә, хәтта чит илләргә барып җитте. Азнакайлылар да һәр елны бер төбәккә юл ала. Быел Оренбург якларында - Орск шәһәрендә шаулатып-гөрләтеп Сабантуй уздырып кайттылар.

Ул үзәк паркта меңләгән халыкны җыйган зур бәйрәмгә әверелде. Чүлмәк вату, зур кәлүшләрдә, капчык киеп, көянтә-чиләк асып, йомыркалы кашык кабып йөгерүләр дисеңме, татарча биюләр, «Шәһәр сулышы» бию коллективының, «Җанашым» фольклор ансамбленең, Ландыш Шәрәфиева, Гөлсинә Хафизова, Флера Идрисова, Алмаз Закиров, Салават Шәфыйков, Булат Закиров, Рамил Мәһдиев, «Ике ялкын» дуэты башкаруында җырлар - барысы да орсклылар күңеленә хуш килде. Горурлыгыбыз булган, үз брендыбызга әверелгән «Азнакай курчаклары» һәм «Актүбә уенчыклары» сувенирларын да бик яратып алдылар.

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин җылы кабул итүләре өчен тирән рәхмәтен белдереп, Орск шәһәре башлыгы урынбасары Василий Козупицага һәм шәһәр Советы рәисе Леонид Березнякка Диплом һәм Азнакаебызны чагылдырган истәлек бүләкләре тапшырды. Милли киемдәге кызларыбыз халыкны чәк-чәк белән сыйлады.

- Мондый искиткеч бәйрәмне күргәнебез юк иде әле. Бик күңелле булды. Җырларыгыз да, милли киемнәрегез дә, уеннарыгыз да шулкадәр матур, күңелгә ятышлы дип, оештыру эшчәнлегебезгә югары бәя биреп, кабат чакырып калдылар, - ди мәдәният идарәсе начальнигы Гөлсинә Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Орск Сабантуен гөрләтте