Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль районы биләмәсендә быелның беренче Сабан туе Карамалыда узды

Азнакай муниципаль районы биләмәсендә быелның беренче Сабан туе Таллы Бүләк һәм Октябрь Бүләк авыллары кергән җирлек үзәге - Карамалыда 1 июнь көнне узды. Яшерен-батырын түгел, узган гасырның 50нче еллары азагында, колхозларның икътисади халәте шактый ныгый башлагач, җирле Советларының вәкаләтләре сизелерлек кимеде, бөтен мөһим мәсьәләләрне дә диярлек хәл итүне күмәк хуҗалыклар...

Азнакай муниципаль районы биләмәсендә быелның беренче Сабан туе Таллы Бүләк һәм Октябрь Бүләк авыллары кергән җирлек үзәге - Карамалыда 1 июнь көнне узды.


Яшерен-батырын түгел, узган гасырның 50нче еллары азагында, колхозларның икътисади халәте шактый ныгый башлагач, җирле Советларының вәкаләтләре сизелерлек кимеде, бөтен мөһим мәсьәләләрне дә диярлек хәл итүне күмәк хуҗалыклар үз өсләренә алды. Алга таба аның йогынтысы тагын да көчәйде. Колхоз рәисе авылның бердәндер хуҗасына, җирле хакимият аның йомышчысына әйләнеп калды.


Заманнар үзгәрде: колхозлар таркалды, аның урынын хуҗалык итүнең яңа формацияләре - җаваплылыгы чикләнгән агропредприятиеләр, шәхси хуҗалык итүгә нигезләнгән КФХ, ЛПХлар алыштырды. Авылның социаль-икътисади хәлен кайгырту тулысы белән җирле хакимияткә - авыл җирлекләренә әйләнеп кайтты. Аларга өстәмә бурычлар, вәкаләтләр, шул исәптән, шәхси бюджетларын булдыру, аны үз максатларында файдалану мөмкинлеге бирелде...


Беренче карашка, бәйрәм репортажына кертүнең хаҗәте булмаган кебек тоелган әлеге фикер Карамалы авылы Сабан туен күзәткәндә туды. Чөнки биредә хуҗалык итүче "Уразай" җәмгыяте таркалгач, элеккерәк елларда дүрт авыл дилбегәсен үз кулында тоткан колхоз (совхоз) үзәге булган Карамалыда Сабан туен уздыру да тукталып торды. Узган көздә генә авыл җирлеге башлыгы итеп сайланган Артур Ногманов милли традицияне кабаттан яңартуны үз бурычы итеп куйган. Нәтиҗәсе күз алдында. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин фатихасы белән быел ул, җирлеккә кергән күрше авылларда яшәүчеләр мәнфәгатен дә исәпкә алып, вакытыннан бер атна алдан үткәрелде.


... Милли көрәш буенча узган елгы Таллы Бүләк бәйгесе батыры Заһир Асибаков Сабан туе байрагын күтәргәннән һәм Карамалы мәчете имамы Мөгавия хәзрәт укыган Коръән сүрәләреннән соң, җирлек башлыгы Артур Ногманов бәйрәм тантанасын ачык дип белдерде. Карамалыларны муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфиев, җирлек биләмәсендә хуҗалык эшләре алып баручы "Таллы Бүләк" кооперативы рәисе Наил Мотыйгуллин, "Союз- Агро" ҖЧҖнең биредәге терлекчелек комплексы идарәчесе Илсур Гомәров, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тәбрикләде. Наҗәт Мәсгут улы биредә яшәп, "Таллы Бүләк" АХҖКсында эшләүче хезмәт алдынгыларына район башлыгы исеменнән Мактау грамоталары, дипломнар тапшырды. 2013 елда балалары туган аналар, 90 яшьләре тулган апалар, авыл мәдәният йортының "Сердәш" ансамбле һәвәскәрләре дә игътибардан читтә калмады. Аларны җирлек башлыгы бүләкләде.


...Мәйдан кызганнан-кыза. Уртада әвәрә килеп малай-шалай көч сынаша, озын колгага үрмәли, олыраклары гер күтәрә, үзләренең булганлыкларын күрсәтә. Аларны өлкәннәр алыштыра. Җилкәләренә мөлдерәмә тулы сулы чиләк аскан хатын-кызлар мәйдан тирәли йөгерүдә ярыша, һәвәскәрләр матур җырларын өләшә...


Алып баручы Руслан Гәрәев, ниһаять, чабышка киткән атларның кайтуын белдерә. Мәйдан, күч оясы кебек, аларны каршы алырга йөгерә. Таллы Бүләктән Владимир Симонов иярләгән "Габдулла" кушаматлы чаптар беренче килде. Икенче, өченче урыннарга Үчәлле һәм Балтач авылларыннан килгән атлар (җайдаклары Руслан Хәйретдинов, Артур Якупов) чыкты.


Хәзер бер генә җирдә дә Сабан туйлары "йолдыз"ларсыз узмый. Гадәттә, аларның чыгышын сатып алалар. Бу яктан да карамалыларның бәхете ташып ашты - әнисенең туган авылына кунакка дип кайткан танылган сәхнә сандугачы Светлана Сабирова һәм яшьлек дусты Артурның (җирлек башлыгы) хәлен белергә дип кенә килгән танылган юмор, пародияләр остасы, җырчы Данир Сабиров, тамашачыларның ихтирамы бәрабәренә, көне буе үзләренең иҗат җимешләрен бүләк итте. Кыскасы, Карамалы авыл җирлегендә яшәүчеләр дә, килгән кунаклар да бәйгедән тагын бер елга җитәрлек рухи азык, куаныч алып киттеләр.


...Ә җирлек Сабан туе батыры булып быел да шушы авыл пәһлеваны, "Таллы Бүләк" кооперативы баш инженеры Заһир Асибаков калды!

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль районы биләмәсендә быелның беренче Сабан туе Карамалыда узды