Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай муниципаль район башлыгы янгын сүндерү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле янгын сүндерү хезмәткәрләре! Халык хуҗалыгы, шәхси йортларда яшәүчеләр ел саен янгыннарда миллионлаган сумлык матди байлыкларын югалта. Янгыннар урманнарга, тереклек ияләренә дә әйтеп бетергесез зыян сала. Иң аянычлысы - аларда кешеләрнең гомерләре өзелә. Янгын сакчылыгы хезмәте булмаса, матди зыян санап бетергесез булыр иде. Сез, бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлекләр буе...

Хөрмәтле янгын сүндерү хезмәткәрләре!

Халык хуҗалыгы, шәхси йортларда яшәүчеләр ел саен янгыннарда миллионлаган сумлык матди байлыкларын югалта. Янгыннар урманнарга, тереклек ияләренә дә әйтеп бетергесез зыян сала. Иң аянычлысы - аларда кешеләрнең гомерләре өзелә. Янгын сакчылыгы хезмәте булмаса, матди зыян санап бетергесез булыр иде. Сез, бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлекләр буе кизү торып, янгынга каршы гына түгел, аларны булдырмау максатында да зур профилактик эш алып барасыз, халык белән дә очрашасыз, әңгәмәләр оештырасыз, урыннарда янгын сүндерү инвентарьларының торышын тикшереп торасыз. Сез ел тәүлегенең теләсә кайсы вакытында "кайнар нокта"га чыгып китәргә әзер. Шуңа күрә дә сезнең хезмәтегез халык арасында зур хөрмәткә лаек.

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан гаиләләрегезгә сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, бәхет-шатлык телим.

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,

Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай муниципаль район башлыгы янгын сүндерү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады