Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәшгульлек үзәге – беренчеләр сафында

Районның мәшгульлек үзәге соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә. Узган ел да үзәк өчен вакыйгаларга бай булды. Аның директоры Лилия Гафиева белән әңгәмәбез шул хакта. - Лилия Рәфисовна, сүзне яңа бинага күчүдән башлыйк әле, эш шартлары да яңаргандыр бит? - Әйе, район җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау...

Районның мәшгульлек үзәге соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә. Узган ел да үзәк өчен вакыйгаларга бай булды.
Аның директоры Лилия Гафиева белән әңгәмәбез шул хакта.
- Лилия Рәфисовна, сүзне яңа бинага күчүдән башлыйк әле, эш шартлары да яңаргандыр бит?
- Әйе, район җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә яңа административ биналы булдык. Ул иркен, кеше күп килә торган урын булганлыктан, бу безнең өчен аеруча мөһим. Халыкның төрле катламына хезмәт күрсәтәбез: мәктәп укучыларына, өлкән яшьтәгеләргә, социаль яклауга мохтаҗларга (инвалидларга, ялгыз яшәүчеләргә, күп балалы әти-әниләргә), шулай ук бала тәрбияләү ялында булган хатын-кызларга... Халыкка тиешле, сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылды. Бинадагы махсус терминалда төрле мәгълүматлар алырга була. Моннан тыш, йөгерек юллы яңалыклар тасмасы, табло, плазмалы экран эшләп тора. Кабул итү чиратына электрон чират аша язылырга була, мобиль элемтә дә бар.
-2014 елда хезмәт базарында хәл торышы ничегрәк булды?
-Статистика бүлеге мәгълүматлары буенча, районда икътисади актив халык саны 32200.
Ел хезмәт базары өчен тотрыклы булды, дияр идем. Эшсезлек дәрәҗәсе 2014 ел башына 1,2 проценттан 2015 ел башына 0,87 процентка төште. Быелның 1 мартына ул 0,96 процент (304 эшсез) тәшкил итә.
Бераз гына булган бу артуны сезон факторы белән бәйләргә кирәк. Әмма узган елның шушы чоры белән чагыштырганда мөрәҗәгать итүчеләрнең ким булуы күзәтелә.
-Эшсезлек буенча түләүләрне ялган юл белән алу очракларының ачыкланганы юкмы?
-Кызганычка каршы, республикада андый очраклар бар. Хокук саклау органнары һәм прокуратура белән берлектә, эшсезлек өчен алдау юлы белән алынган 33 мең 800 сум акча республика бюджетына кире кайтарылды. Андый очракларны ачу юнәлешендә эш быел да алып барыла. Бу максатта чараларны мәшгульлек үзәге район-шәһәрнең эш бирүчеләре белән берлектә алып бара.
-Эшсезлекне киметүдә нинди чаралар күрелә?
-Эш урыннары ярминкәләре, урыннарга чыгып очрашулар үткәрелеп тора. Әлбәттә, аларның нәтиҗәсе бар: вакансияләр саны арта, бу исә, үз чиратында, эшсезләр санын киметә. 2014 елда 2091 кеше эшкә урнаштырылды, бу аннан алдагы елдан 23 процентка артыграк. Мәшгульлек үзәге барлык республика һәм федераль программаларда да актив катнаша. Без оештырган чараларда эшсез гражданнарның катнашуы аларга эш урыннарында төпләнеп калу мөмкинлеге бирә. Шулай узган ел без иҗтимагый эшләргә җибәргән эшсезләрнең 14 проценты даими эш урынлы булды. Ә инде вакытлыча эшкә җибәрелгәннәрнең 88 проценты хезмәт урынында даимигә калды. Иҗтимагый эшләргә тарту шулай ук эшсезлек вакытында гражданнарны яклауның бер алымы булып тора, предприятиеләрдә аз хезмәт хаклы вакансияләрне тутыру, эшсезлек буенча пособие алучыларга ай саен 2125 сум өстәмә акча да бит әле ул. Узган ел шундый эшләргә 286 кеше тартылды. Җәйге каникуллар вакытында 800 укучы эшкә урнаштырылды. Монда бигрәк тә социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә өстенлек бирелде. Бу мәсьәлә район башлыгы Марсель Шәйдуллинның игътибар үзәгендә булып, яшүсмерләр мәшгульлегенә ел саен 1,5 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелә.
2015 елда 365 мәктәп укучысын вакытлыча эшле итү күздә тотыла. Урта һәм югары һөнәри уку йортларын тәмамлаучы эшсезләрне үзләренә урнаштырган эш бирүчеләргә өстенлекләр бирүче махсус программа кабул ителде.
Инвалидларны алар өчен җиһазландырылган эш урыннары булган предприятиеләргә урнаштыру буенча да максатчан чаралар күрелә. Узган ел шундый категориягә кергән 15 кеше эшле булды. Бу программада "Нефтемаш", Ф.Кәримов, И.Кәлимуллин, "Чатыр Тау" җәмгыяте, "Стәрле", "Таллы Бүләк" хуҗалыклары, эшмәкәрләр Г.Герк, Р.Шәйхлисламов катнаштылар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре программа буенча бирелгән акчаны фермаларны видеокүзәтү җайланмасы белән җиһазлауга тотты. 2015 елда 8 махсус эш урыны булдыру планлаштырыла.
-Эшсезләрне укыту, аларга икенче белем алдыру буенча да юнәлешле эш алып барыла, дип беләбез...
-Әйе. 2014 елда һөнәр алу курсларына 240 эшсез граждан җибәрелде, быел алар 170 булыр дип көтелә. 200 өлкән яшьтәге азнакайлы компьютер нигезләрен үзләштерде. Алар бу курслардан бик канәгать, өстәмә белемле булу аларга замана белән бергә атлау мөмкинлеге бирә, электрон почта, хөкүмәт хезмәтләре порталыннан бик рәхәтләнеп файдаланалар. Бала тәрбияләүгә бирелгән декрет ялыннан соң эшләргә җыенган хатын-кызларны һөнәргә әзерләү, белемнәрен күтәрү максатларына 266 мең сум акча тотылды.
Һөнәр сайлауда да ярдәм итәбез. Шундый хезмәт 2906 кешегә күрсәтелде, аларның 2101е - укучылар. Мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучыларына Алабуга шәһәрендәге заводка экскурсия оештырылды. Быел шундый файдалы сәяхәтләрне апрель аенда ясарбыз дип торабыз.
-Үз эшләрен ачарга теләүчеләр булып торамы?
-Эксперт советының 4 утырышында 40 бизнес-план каралды, аларның 20се хуплау алды. Шулай итеп, 20 эшсез граждан үз эшен ачып җибәрде. Алар техник хезмәт күрсәтү, автомобиль ремонты, сөт җитештерү һәм сату, сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә.
-Эшләүче гражданнарның социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре дә мәшгульлек үзәге контрольлегендә, шулай бит?
-Бу юнәлештә дә эшлибез. Район-шәһәр оешма-предприятиеләренең коллектив килешүләре теркәлә, хезмәт закончалыкларындагы яңалыклар, үзгәрешләр хакында хәбәр ителә, хезмәт базарындагы хәл торышын контрольдә тотабыз, хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр каралып, аларга ачыклык кертү, хәл итү буенча эш алып барыла, хезмәт закончалыклары үтәлеше даими тикшереп торыла, шулай ук тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм эшләүче гражданнарның керемнәрен рәсмиләштерү юнәлешендә эшлибез. Боларның барсы буенча да Азнакай мәшгульлек үзәге республикада алдынгыларның берсе санала. Узган ел иң яхшы мәшгульлек үзәге бәйгесендә призлы өченче урынны яуладык.
-Бу позицияне киләчәктә дә сакларга омтыласыздыр, быелга максатларны да әйтеп китсәгез иде?
-Әлбәттә, яуланган биеклекне төшермәскә исәп, коллектив алдына шундый максат куелды. 2015 елга бурычларны хезмәт базарындагы хәл торышыннан чыгып билгелибез. Күрсәткечләрне киметмәбез дип уйлыйм. Хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерү төп бурычыбыз санала. Сүз дә юк, районның хезмәт базары торышы турыдан-туры эш бирүчеләргә дә бәйле, барыбызга да бердәм булып, максатларны уртак итеп эшләү сорала.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, коллективка тагын да зуррак уңышлар телибез!
Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәшгульлек үзәге – беренчеләр сафында