Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәктәп укучылары җәйге ялларын ничек уздыра?

Җәйге каникулларның иң рәхәт, күңелле чоры. Берәүләр инде сәламәтләндерү лагерьларында булып, хәзер аны әти-әнисенә, әби-бабасына ярдәм итеп үткәрсә, икенчеләре ялга әле җыена гына, өченчеләре... Хәер, бу хакта Яшьләр үзәге һәм мәгариф идарәсе мәгълүматлары тәфсилләбрәк сөйләр. Июнь һәм июль айларында җәйге сәламәтләндерү лагерьларында районыбызның 1667 баласы ял иткән. Үзебезнең җирле "Каенкай"...

Җәйге каникулларның иң рәхәт, күңелле чоры. Берәүләр инде сәламәтләндерү лагерьларында булып, хәзер аны әти-әнисенә, әби-бабасына ярдәм итеп үткәрсә, икенчеләре ялга әле җыена гына, өченчеләре... Хәер, бу хакта Яшьләр үзәге һәм мәгариф идарәсе мәгълүматлары тәфсилләбрәк сөйләр.

Июнь һәм июль айларында җәйге сәламәтләндерү лагерьларында районыбызның 1667 баласы ял иткән. Үзебезнең җирле "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" лагерьларында бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең дә балаларына ял итү мөмкинлеге тудырылган (26 юллама бирелгән).

"Кояшкай"га юлламалар саны 225кә җиткән. Биредә "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы республика проекты кысаларында 75 балага профильле смена да оештырылды.

Әлбәттә, җирле санаторий-профилакторийда да балаларның сәламәтлеген ныгыту буенча бөтен чаралар күрелә, анда 316 бала ял итеп өлгергән инде. Әлеге лагерьлар аларны август аенда да кабул итәргә әзер.

Мәктәп яны лагерьларына меңнән артык бала тартылса, ял һәм хезмәт лагеренда аларның 100е чыныгып кайткан. Белем бирү учреждениеләре каршында 13 ял мәйданчыгы оештырылып, аларда 450дән артык бала иҗат эше, спорт белән шөгыльләнгән, алар өчен төрле бәйгеләр, акцияләр уздырылган.

Сәнәгать предприятиеләренә, музейларга, төрле шәһәрләргә, табигать кочагына экскурсияләр (275 тән артык) үткәрелгән.

Студентларның Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарының баскетбол ярышларына районыбызның 116 баласына юллама бирелде. Активистлар, төрле бәйгеләрдә уңышлар яулаганнар, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар әлеге ярышларны тамаша кылып, Универсиада паркында ял итеп, башкаланы хозур кылып кайттылар.

18 бала Кара диңгез буенда җылы як кояшы, һавасы һәм суы рәхәтен татып кайтса, янә 18е август аенда шунда ял итәргә китәргә җыена.

Теләге булганнарга каникулда акча эшләп алу өчен дә шартлар тудырылган. Ике айда Яшьләр үзәге тарафыннан 14 яшьтән 18 яшькәчә 128 үсмер эшкә урнаштырылган. Аларның калган 138е август аенда эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәктәп укучылары җәйге ялларын ничек уздыра?