Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай игенчеләренә урак чорында игеннәрне янгыннан саклау зарур

Урак чорында игеннәрне янгыннан саклау зур әһәмияткә ия. Моның өчен иген кырларына бары тик төзек һәм ныклы тикшерү узган техника гына чыгарылырга тиеш. Двигательләрне чисталыкта тоту һәм аның кызуына китерүче сәбәпләрне ачыклау - янгын куркынычсызлыгының төп таләбе булып тора. Эш вакытында тәмәке тарту, ремонт эшләрендә эретеп ябыштыру лампаларын һәм башка...

Урак чорында игеннәрне янгыннан саклау зур әһәмияткә ия. Моның өчен иген кырларына бары тик төзек һәм ныклы тикшерү узган техника гына чыгарылырга тиеш. Двигательләрне чисталыкта тоту һәм аның кызуына китерүче сәбәпләрне ачыклау - янгын куркынычсызлыгының төп таләбе булып тора. Эш вакытында тәмәке тарту, ремонт эшләрендә эретеп ябыштыру лампаларын һәм башка ачык ут чараларын куллану да катгый тыела.


Иген кырында, ындыр табагында янгын чыккан очракта түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:
- 01, кәрәзле телефоннан 101 һәм112 номерлары аша янгын частена шалтыратырга;
- кул астында булган беренчел чаралар белән янгынны сүндерергә тырышырга, моның өчен янгынның көчәю, җил юнәлешен исәпкә алып, яну зонасын сөреп чыгарга;
- очкыннар һәм янган салам көлтәләрен сөрелгән җирдән читкә чыгармаска тырышырга;
- иген җыйнаучы агрегатларда, транспорт чараларында утны сүндерү һәм агрегатны иген массивыннан чыгару җаен карарга, утлы саламны иген кырыннан чыгаргач кына ташларга кирәк.

Ашлыкны киптергәндә, чистартканда, саклаганда да янгын куркынычы зур. Моның төп сәбәбе: ашлык киптерү режимын сакламау. Шуңа да кыйммәтле җиһаз, бөтен механизм комплексы сафтан чыга. Игеннәрне киптергәндә һәм эшкәрткәндә катгый рәвештә температураны күзәтергә кирәк.


Киптерү агрегатлары сыек ягулык белән эшләгәндә аның түгелүенә юл куймау, куллану кагыйдәләрен саклау зарур.


Игеннәрне бәла-казасыз җыйнап алу өчен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә бурычлы. Тир түгеп үстергән игеннәребезне бәла-казасыз җыйнап алыйк!


Азнакай районы буенча

күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай игенчеләренә урак чорында игеннәрне янгыннан саклау зарур