Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай игенчеләре урып-җыю эшләреннән туктап тормый

"Марс" ҖЧҖ игенчеләре дымлы көннәрдә дә урып-җыю эшләреннән туктап тормый. Хуҗалыкта булган бөтен мөмкинлекне кулланырга тырышалар алар. Игеннәрне элеваторга алып барып, киптереп алып кайтканнар. - 2700 гектар мәйданда иген культуралары игелә. Шуның 1015ен җыеп суктырдык, - ди хуҗалыкның баш агрономы Ирек Абдуллин. - Көн саен 150-180 гектарда игеннәрне җыеп суктырабыз....

"Марс" ҖЧҖ игенчеләре дымлы көннәрдә дә урып-җыю эшләреннән туктап тормый. Хуҗалыкта булган бөтен мөмкинлекне кулланырга тырышалар алар. Игеннәрне элеваторга алып барып, киптереп алып кайтканнар.

- 2700 гектар мәйданда иген культуралары игелә. Шуның 1015ен җыеп суктырдык, - ди хуҗалыкның баш агрономы Ирек Абдуллин. - Көн саен 150-180 гектарда игеннәрне җыеп суктырабыз. Бигрәк тә арыш культурасы яхшы. Гектарыннан уртача 28-30 центнер уңыш алына. Комбайнчыларыбыз Илдар Хәйруллин, Азат Галәветдинов, Илнур Нуриев, Рамил Җәләлетдинов, Данис Галиев иген кырларында фидакарь хезмәт куя. Машина йөртүчеләребез Айнур Баһаутдинов, Җәмил Сабиров алдынгылыкны бирми. Комбайнчы ярдәмчеләре, ындыр табагында ветераннар һәм мәктәп укучыларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә эш туктап тормый.

"Марс"лылар районда алдынгыларга бирелә торган акчалата сертификатларга да иң беренчеләрдән булып лаек булды. Алдынгы комбайнчы, аларның ярдәмчеләре, ветераннар һәм мәктәп укучыларына сертификатларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин шәхсән үзе тапшырды һәм фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтен белдерде. Ул "Марс"лыларның районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе булуын, көзге арыш һәм бодай, шулай ук борчак культураларын җыеп алуны беренчеләрдән булып тәмамлауларын билгеләп үтте.

Игенчеләрне котларга район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов, район үзәгеннән әлеге хуҗалыкка беркетелгән Марат Авзалов һәм башка җитәкчеләр килгән иде. Изге, матур теләкләргә алар да кушылды. Бу көннәрдә басудан кайтып кермәгән "Юлдаш" агитбригадасы артистлары игенчеләргә багышлап җырлар башкарды.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай игенчеләре урыпҗыю эшләреннән туктап тормый