Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай хатыннары эчү юлында, ә балаларны аталары карый

Заман ахыры галәмәтеме, ирләр бала карый, хатыннары дөньяларын онытып, эчү юлында. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышларында мондый хәлләргә елдан-ел күбәрәк юлыга барабыз. Ир эчсә - ярты балә, хатын эчсә - гаилә таркала. Өч баласын язмыш кочагына ташлап, хәмерне алардан өстенрәк күргән ана хакында ни әйтәсең? "Яшел елан" аңыңны томалап...

Заман ахыры галәмәтеме, ирләр бала карый, хатыннары дөньяларын онытып, эчү юлында. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышларында мондый хәлләргә елдан-ел күбәрәк юлыга барабыз.

Ир эчсә - ярты балә, хатын эчсә - гаилә таркала. Өч баласын язмыш кочагына ташлап, хәмерне алардан өстенрәк күргән ана хакында ни әйтәсең? "Яшел елан" аңыңны томалап өлгергән икән, Н. кебек авылдан-авылга үз ишләре белән теләсә-кем почмагында аунап йөрергә кала. Ә әнинең җылы кочагына, кайгыртуына мохтаҗ өч улын ашатучы, киендерүче, юатучы бармы - анда кайгысы юк. Ярый әтиләре тайгак юлга кереп китмәгән. Хатыны белән аерылышуы да шул эчкечелек аркасында икән.

-Күргәнем дә юк, күрәсем дә килми, - ди тәмам бәгыре каткан ир.

Бәхеткә, балалар бүгенге көндә аның яңа гаиләсе белән. Тамаклары тук, өсләре бөтен. Әмма ... Авыл җирендә яшәгәч, бар да халыкның күз алдында, малайларга иптәшләре алдында кыенга туры киләдер. Әнә, укытучылар кечесенең тәртибеннән зарлана башлаганнар: дорфа җавап кайтара, дәресләргә әзерләнми, калдыргалый да икән. Комиссиядә утыручы өлкән абый-апаларның үгет-нәсихәтеннән күзләреннән яшьләр тәгәрәде малайның. Мөгаен, иптәшләре ярасына тоз саладыр, әнисе өчен кимсенәдер малай. "Балакайгынам!"- дип башыннан сыйпап, әни юатасы урынга, күз яшьләрен әтисе сөртте бу юлы да. Ә бит бала ата-ана өчен җавап бирергә тиеш түгел.

Утыз яшендә берсеннән-берсе кечкенә ике бала белән калган Ф. нең хатыны Мәскәүгә акча эшләргә киткән. Елдан артык кайтканы юк икән. Башта ирне үзе янына дәшкән, хәзер балаларны алып китмәкче ди.

-Бирмим мин аңа балаларны! - дип ир каты тора.

Бу гаиләнең язмышы ни белән тәмамланыр? Һәрхәлдә, әлегә ике як та килешүгә әзер түгел, йөрәктә - бер-берсенә үпкә, рәнҗеш.

Ә бит ир белән хатын арасындагы низагтан күбрәк балалар зыян күрә. Үсә-үсә аларның күңелләре катылана, атаны да, ананы да санламас җаннарга әвереләләр. Әнә, Э. кебек ни тели, шуны эшләп йөри торган кызлар-малайлар әллә каян килеп чыкмый. Уналты яшьлек кызны инде беркем һәм берничек тәртәгә кертә алмас кебек.

-Мин әйттем, мин шулай эшлим! - ди ул өздереп.

Кылган гамәлләре өчен оялу да, үкенү дә, икеләнү дә юк.

8 нче сыйныфта укучы А. да мәктәпкә йөрүне кирәк санамый. Иртән дәрескә дип җыенып чыгып китә, ә аяклары нигәдер башка тарафларга сөйри. Төннәрен өенә кунарга кайтмый калган чаклары да еш икән. Карап торышка бик тә ипле балага охшаган үзе, комиссия әгъзалары алдында күз яшьләрен дә сыгып алды. Әмма ышандырмады, хәйләкәр төлке сыман тоелды ул миңа.

Балаларны гаепләп булмый, ата-ана иң кирәкле чорда дилбегәне бушатып җибәргән, йөрәк җимешенең тәртибен күз уңыннан ычкындырган. Инде менә әҗерен татыйлар. Кайберләре хәтта балаларыннан ваз кичәргә әзер. Язмыш кочагына ташланган бу балалардан кем чыгар да кемнәр туар?

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай хатыннары эчү юлында, ә балаларны аталары карый