Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68нче еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтте

ҖИҢҮ КӨНЕ! Шушы ике сүзгә күпме мәгънә - беренче карашка бер-берсенә туры килмәс кебек тоелган ике халәт - сагыш-кайгысы да, шатлык-тантанасы да сыйган. Шушы ике сүздә - озын-озак дүрт елга сузылган дәһшәтле фронт юлларын узган әти-бабаларыбыз, әни-әбиләребезнең данлы истәлеге. Шушы ике сүздә Ватан азатлыгы өчен яу кырларында газиз башларын салган...

ҖИҢҮ КӨНЕ! Шушы ике сүзгә күпме мәгънә - беренче карашка бер-берсенә туры килмәс кебек тоелган ике халәт - сагыш-кайгысы да, шатлык-тантанасы да сыйган. Шушы ике сүздә - озын-озак дүрт елга сузылган дәһшәтле фронт юлларын узган әти-бабаларыбыз, әни-әбиләребезнең данлы истәлеге. Шушы ике сүздә Ватан азатлыгы өчен яу кырларында газиз башларын салган якташларыбыз - азнакайлыларның якты хәтере. Шушы ике сүздә дошманны үз оясында тар-мар итүне якынайту өчен көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт куйган тыл батырларының - олысының-кечесенең сынмас рухы...
Илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68нче еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтә. Азнакайда бәйрәм рухы үзен сәгать телләре иртәнге сигезне күрсәткәнче үк сиздерә башлаган иде инде. Шәһәрнең Татарстан мәйданына гына сыеша алмыйча урамнарны тутырып ургылган дәртле җыр-марш авазлары һәркемне елга бер генә килә торган изге җыенга чакыра. Район халкының олысы-кечесе - орден-медальләрен таккан ветераннар да, хезмәт коллективлары, яшь буын вәкилләре дә җыелу урыны булган әлеге мәйданга агыла. Аннан алар үзәк урамның як-ягына тезелешеп баскан мәктәп балаларының тәбрикләү авазлары астында тигез сафларда Җиңү мәйданына юл алалар. Бу вакытта интернациональ бурычларын үтәгәндә шәһит киткән якташларыбызга куелган "Кара лалә" һәйкәле янындагы кыр кухняларында ил сакчылары өчен солдат боткасы пешә...
...Җиңү мәйданы. Иртәнге тугыз. Фронт юлларын узган ветераннар белән рәттән әтиләре яу кырыннан кайтмый калган сугыш чоры балалары да (аларның үзләренә дә хәзер 70 яшьтән артык!) һәйкәл каршындагы эскәмияләрдән урын алалар. Моңа кадәр беркайда да күренмәгән, Азнакай тарихында да беренче тапкыр кылынган әлеге изге гамәлне район җитәкчелегенең сугыш чоры балаларына карата сизгерлеге, игътибарлыгы билгесе дип аңларга кирәктер. Афәрин, озак еллар хәл ителмәгән әлеге четерекле мәсьәлә буенча да беренче булып боз безнең районда кузгалды!
Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митингны Азнакай муниципаль районы башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Марсель Шәйдуллин ачты.
-Безнең район гына да туган илебезне дошман басып алучыларыннан сакларга үзенең 10 меңнән күбрәк егет һәм кызын озатты. Шуларның 6 меңнән артыгына туган ягыбызга әйләнеп кайтырга насыйп булмады. Бүген без Ватаныбыз бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән якташларыбызның якты истәлеге, илгә Җиңү алып кайткан ветераннарыбызның батырлыгы, тыныч тормышны якынайту өчен алсыз-ялсыз, төн йокыларын калдырып фидакарь хезмәт куйган тыл эшчәннәре, кечкенәдән ятимлеккә дучар ителгән сугыш чоры балалары алдында башыбызны иябез, - диде Марсель Зөфәр улы. - Ни кызганыч, вакыт үзенекен итә. Бүгенге көндә ул дәһшәтле елларның тарихи вакыйгаларында турыдан-туры катнашучылар санының сирәгәюе күңелне әрнетә. Без, яңа буын вәкилләре, аларның кадерен белергә, һәрьяклы ярдәмебездән ташламаска тиешбез!
Митингта катнашучыларны ТР җитәкчелеге исеменнән Федераль хезмәт идарәсе начальнигы Нурислам Хәбипов, республика хәрби комиссариатының Азнакай бүлеге җитәкчесе, подполковник Рәдиф Камалеев, фронт юлларын узган офицер-медик, быел үзенең 95 яшен билгеләп үтәргә җыенучы Зәкия апа Җәләлетдинова, яшь буын вәкиле -"Бердәм Россия"нең "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары, 2нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Рәсил Гәрәев тәбрик итте.
Яуларда һәлак булганнар рухына, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары истәлегенә һәм хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелискларга чәчәк бәйләмнәре салганнан соң, шәһитләр хәтере булып автомат залплары яңгырады.
Тантана театральләштерелгән сугыш чоры күренешләре, шәһәр-район Мәдәният йорты үзешчәннәре, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең җыр-биюләре белән бизәлеп торды.
Митинг хәрбиләштерелгән парад, шәһәр предприятиеләре, оешма-учреждение вәкилләре, яшьләр, мәктәп укучылары демонстрациясе белән тәмамланды.
Кич белән чаралар шәһәрнең Ишкәев исемендәге ял паркында дәвам итте һәм бәйрәм салюты белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68нче еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтте