Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай буенча сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы һәм терроризмга каршы тору законының үтәлешен тикшерү бара

2015 елның 11 мартында Казанда урнашкан "Адмирал" сәүдә үзәгендәге фаҗигале хәлләрдән соң, Татарстан буенча сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы һәм терроризмга каршы тору законының үтәлешен тикшерү бара. Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән шундый тикшерү нәтиҗәсендә кайбер эре сәүдә үзәкләрендә, туклану комбинатында әлеге законны бозу очраклары теркәлде. Тикшерү барышында сәүдә нокталарының бер...

2015 елның 11 мартында Казанда урнашкан "Адмирал" сәүдә үзәгендәге фаҗигале хәлләрдән соң, Татарстан буенча сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы һәм терроризмга каршы тору законының үтәлешен тикшерү бара.
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән шундый тикшерү нәтиҗәсендә кайбер эре сәүдә үзәкләрендә, туклану комбинатында әлеге законны бозу очраклары теркәлде. Тикшерү барышында сәүдә нокталарының бер яки берничә пункт буенча закон таләпләренең үтәлмәве ачыкланды. Күпчелек очракта бу запас чыгу юлларының ябык, яисә бөтенләй капланган булуы, тиз янып китүчән матдәләрне тиешенчә сакламау, бинаның эчке өлешен билгесез материал белән тышлау һ.б. Бу сәүдә нокталары җитәкчеләренә карата административ беркетмәләр төзелде.
Әлеге кибетләрнең кай-берләрендә кимчелекләр инде юк ителгән, берничәсендә үзгәртеп кору эшләре бара. Биналар закон таләпләренә туры китерелгәннән соң, сәүдә үзәкләре эшчәнлеген дәвам итәчәк, дип белдерә шәһәр прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай буенча сәүдә үзәкләрендә янгын куркынычсызлыгы һәм терроризмга каршы тору законының үтәлешен...