Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Балалар паркында төсле-музыкаль фонтан төзеләчәк

"Маяк" газетасы редакциясе белән берлектә үткәрелгән туры элемтәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов азнакайлыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Райондашларны ремонт кирәклеге язын аерата күренеп торган юллар да, социаль хезмәтләр, күпфатирлы йортларны төзекләндерү, торак мәсьәләләре һәм тагын бик күп проблемалар борчый булып чыкты. Бер үк вакытта яшәешкә, сәясәткә кыгылышлы тәкъдимнәре...

"Маяк" газетасы редакциясе белән берлектә үткәрелгән туры элемтәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов азнакайлыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Райондашларны ремонт кирәклеге язын аерата күренеп торган юллар да, социаль хезмәтләр, күпфатирлы йортларны төзекләндерү, торак мәсьәләләре һәм тагын бик күп проблемалар борчый булып чыкты. Бер үк вакытта яшәешкә, сәясәткә кыгылышлы тәкъдимнәре белән дә уртаклашучылар булды.

Люция Сәйфетдинова:

-Яңа Юл микрорайонындагы "Регина" кибете янәшәсендәге тукталышка каршы яктагы файдаланылмаган павильонны күчереп куеп булмасмы?

-Бу юл - республика карамагындагы, аның бюджетыннан финанслана. Әлеге мәсьәлә буенча инде сүз булып, тиешле урынга хат юлланды.

Зөһрә Миргалиева:

-Шәһәрнең Заречье белән 1 Май урамнары арасында авыр йөк машиналары хәрәкәтен тыючы юл билгесе куеп булмасмы? Кышын юл нык тарая, җәяүлегә үтәрлек урын калмый, җәен балалар да урамда, алар өчен дә куркып торасың.

-Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә Сезнең бу сорауны күтәрәчәкбез. Киңәшергә, уйлашырга кирәк, юл таләпләре дә сакланырга тиеш.

Зенфира Годәерова:

-Актүбә бистәсендә социаль такси хезмәте ачып булмасмы?

-Тәкъдимегез урынлы, мондый мөрәҗәгатьләр өлкәннәребездән күп керә. Такси хезмәте күрсәтүче эшмәкәрләр белән бу хакта сөйләшүләр алып барабыз.

-Дәүләт Советына яшь, энергияле хатын-кызларны да тәкъдим итәргә кирәк.

-Депутатлыкка тәкъдим итәргә теләүчеләргә бернинди киртә юк. "Бердәм Россия" партиясе праймеризлар, ягъни алдан тавыш бирү оештыра, анда һәркемнең катнашу мөмкинлеге бар.

Розалия Гыйбадуллина:

-Азнакайның Тукай, Шәйхетдинов микрорайоннарында мәгълүмати стендлар куеп булмасмы? Мәдәният йортында үтүче чаралар, башкала артистларының концерт-спектакльләре турында күпвакыт белми дә калабыз.

-Бик урынлы гозер. Андый ният бар. Мәгълүмат такталарын әлеге микрорайоннарда да, шулай ук Яңа Юл һәм Мәнәвездә дә куячакбыз. Мәдәни чаралар, концерт-спектакльләр турында белешмәләр белән Азнакай муниципаль районы, мәдәният бүлеге сайтларыннан, Балалар иҗат үзәгенә эленгән экранда да танышырга була.

Рәмилә Ким:

-Безнең Балтач авылы урамнарыннан йөрмәле түгел, саз. Юлларны кайчан рәтләрләр икән?

-"Чиста су" программасы нигезендә узган ел Балтач авылына су кертелде. Шул вакытта җир эшләре башкарганда юллар бозылды. Карьерадан ташып җәелгән вакташ сыйфатсыз булып чыкты. Көздән катокларга җитешелмәде. Кипшерү белән, бу юлларны төзекләндерү, тигезләү эшләре башланачак.

-Җәмәгатем беренче төркем инвалид. Өч балабыз бар. Үз почмагыбыз юк, әни янында яшибез. Берәр программага кушылып, фатир алып булмас микән?

-Социаль ипотека, найм буенча фатир алу программалары бар. Күпбалалы гаиләләргә каралган махсус программа да гамәлдә. Сезгә башкарма комитетның торак буенча бүлек белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар тәфсилле аңлатма бирер.

Азат Мияссәров:

-Безнең Хәсәншина урамындагы 5 нче йортта стеналар, идән салкын, итектән йөрибез. Йортны капремонт программасына кертеп булмасмы?

- Махсус комиссия карары нигезендә быелга 35 күпкатлы йортка капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла. Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә бистәсендәге 354 йортның 322се күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча озак сроклы программага кертелгән. Хәзерге федераль бердәм таләпләр нигезендә алар турында барлык мәгълүматлар (кайчан төзелгән, мәйданы, инженерлык челтәре, хәзерге торышы...) җибәрелде. Кайсы йортка, кайчан капиталь ремонт керәсе шул бердәм челтәрдә электрон ысул белән билгеләнәчәк.

Без бары тик кайбер корректировкалау гына кертә алабыз. Сезнең йортка капиталь ремонт 2010 елда үткән, йорт түбәсе ремонтланган, коммуникация челтәре өлешчә алыштырылган. Әлегә кадәр йортта яшәүчеләрдән зар-моңнар булмады. Сезгә комиссия белән барып, мәсьәләне өйрәнербез, ни өчен суык булуның сәбәпләре урында ачыкланыр.

Әлфия Мөхәммәдиева:

-Хәсәнов урамында буйдан-буйга юл читенә машиналар куела. Маршрут автобусына туктар урын да юк. Тәртип салырга иде.

-Юл куркынычсызлыгы буенча махсус комиссия бар. Мәсьәләне аның каравына куярбыз.

Алия Харисова:

-"Тамчыкай" балалар бакчасына үтмәле түгел, аяк асты пычрак.

-Әлеге балалар бакчасы төзелгәндә үк тротуар салынды. Күрәсең, ул язгы пычрактан соң тиешенчә чистартылмаган. Ә инде бу тирәгә олы юл мәктәп төзелеше бетүгә булачак.

-Инвалид балалары белән өйдә утыручы әниләргә ярдәм йөзеннән аларны көндез бераз вакытка калдырып тору өчен тернәкләндерү бүлеге ачып булмас иде микән?

-Шундый гозерләр элегрәк тә булып, без бу юнәлештә эш башлаган идек инде. Барсы да әлеге дә баягы финанс ягына килеп төртелә. Инде бина да барланды, аңа ремонт кирәк, персонал да тупланырга тиеш, җиһаз, башка кирәк-ярагы. Җирле бюджет кына күтәрә ала торган түгел. Әмма мондый бүлек ачу нияте бар. Төрле юллары эзләнә. Мәсьәлә әлегә ачык кала.

Илдус Мортазин:

-Шәһәребездә елдан-ел күбрәк калкып килгән яңа объектларны күреп күңел сөенә. Монда, әлбәттә, нефтьчеләребезнең зур ярдәм күрсәтүен беләбез. Бу ярдәм алга таба да булыр микән?

-Сүз дә юк, аларның Азнакай районының социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше бәһасез. Нефтьчеләребезнең иҗтимагый тормышта, игелек чараларында да актив катнашуын барыбыз да белеп, күреп тора. Һәр елны бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең балаларына сәламәтләндерү лагерьларында ял итү мөмкинлеге тудырыла, узган ел моның өчен 150 мең сум акча бирелде.

Азнакайлыларны спортка, сәламәт яшәүгә тагын да ныграк тарту максатында җиһазлар, спорт киемнәре алу өчен 10 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде, балалар бакчасына юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнү өчен 64 меңлек тренажерлар бүләк иттеләр. Акционерлык җәмгыятенең спонсорлык ярдәме белән район-шәһәр Мәдәният йортына ремонт үткәрелде. Шәһәребез яшьләренең иң яраткан урынына әверелгән төсле-музыкалы фонтан да аларның бүләге.

Шәһәрнең һәр почмагы, һәр кварталы аларның катнашы белән төзекләнә, заманча матурлана дисәк тә ярый. Язын-көзен территорияләрне яшелләндерүдә нефтьчеләребезнең зур өлеше керә.

Узган ел гына да яңа автомобиль юлында буйдан-буйга 470, укыту-тәрбия комплексы янәшәсендә 500 үсенте, Яшьләр паркында 750 зур агач, Солтангалиев (42 үсенте), Болгар урамнарында (Кара елга яры буйлап) 200 нарат утыртылды.

Аларның төрле категория гражданнарга күрсәткән матди ярдәмен санап кына чыкмалы да түгел: "Мәктәпкә ярдәм ит!" акциясендә катнашып, аз керемле гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм, аларны бушлай матбугатка яздыру, физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга, авыл хуҗалыгы һәм бюджет өлкәсе ветераннарына да санатор-курорт юлламалары белән ярдәм итү, бәла-каза кичерүчеләргә мади булышлык итү...

Социаль юнәлешле нефтьчеләр акционерлык җәмгыяте мондый ярдәм, иганәчелек эшчәнлеген алга таба да дәвам итәчәген белдерә. Спорт, сәламәт яшәүне алга куеп, әлеге юнәлештәге учреждениеләрне генә түгел, ә шәһәр һәм Актүбә бистәсе кварталларында, авыл биләмәләрендә дә спорт инвентарьләре белән тәэмин ителешне яхшыртуны күздә тоталар.

"Каенкай" ял һәм сәламәтләндерү лагерында 60 урынлык өстәмә корпус булдыру тагын да күбрәк балаларыбызга ял итә алу мөмкинлеген бирәчәк. Шулай ук халыкны су белән тәэмин итү, социаль объектлар төзү, язгы-көзге кыр яшләрен башкару кебек мөһим кампанияләрдә без аларның һәр елны күрсәтеп килгән зур ярдәменә өметләнәбез.

Болардан тыш, быел шәһәрдә үзенең элеккеге исемен саклап калган "Восток" сәүдә-күңел ачу үзәге эшли башлаячак. Балалар паркына шулай ук төсле-музыкаль фонтан бизәк өстәр. Шәһәрдә яшәүче төрле милләт вәкилләренең кардәшлеген, татулыгын чагылдырган чиркәү һәм мәчет төзелешләре дәвам итә.

Район сәнәгатендә бер яңалык - полиэтилен торбалар җитештерү производствосы ачу күздә тотыла. Димәк, халыкка яңа эш урыннары булачак, яңа мөмкинлекләр туачак. Шул ук нефтьчеләребез ярдәме, республика һәм җирле бюджет финанславында (барсы 50 миллион сумлык) урамнардагы, кварталлар эчендәге юлларны, тротуарларны ремонтлау дәвам итәчәк. Быел Әлмәт ягыннан кергәндә әйләнмәле юл төзү дә планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, район җитәкчеләренең халык белән мондый "Туры элемтә"ләре алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Балалар паркында төслемузыкаль фонтан төзеләчәк