Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай авылларында кадрлар дефициты мәсьәләсен хәл итәләр

Кай­сы һөнәр ях­шы­рак? Мәктәп бу­са­га­сын ат­лап чы­гар­га тор­ган һәр уку­чы үз-үзенә шун­дый со­рау бирә­дер. Алар­га дө­рес юл­ны сай­лар­га уку урын­на­ры яр­минкә­се ярдәм итә. Бы­ел мәш­гуль­лек үзә­ге аны 19 фев­ральдә Ле­ни­но­горск по­ли­тех­ник көл­ли­я­те­нең Аз­на­кай фи­ли­а­лы би­на­сын­да оеш­тыр­ды. Авыл һәм шәһәр мәктәплә­ре­нең 9 нчы, 11 нче сый­ныф уку­чы­ла­рын фо­йе­да көл­ли­ят үз күргәзмә­се...

Кай­сы һөнәр ях­шы­рак? Мәктәп бу­са­га­сын ат­лап чы­гар­га тор­ган һәр уку­чы үз-үзенә шун­дый со­рау бирә­дер. Алар­га дө­рес юл­ны сай­лар­га уку урын­на­ры яр­минкә­се ярдәм итә. Бы­ел мәш­гуль­лек үзә­ге аны 19 фев­ральдә Ле­ни­но­горск по­ли­тех­ник көл­ли­я­те­нең Аз­на­кай фи­ли­а­лы би­на­сын­да оеш­тыр­ды.

Авыл һәм шәһәр мәктәплә­ре­нең 9 нчы, 11 нче сый­ныф уку­чы­ла­рын фо­йе­да көл­ли­ят үз күргәзмә­се белән кар­шы ал­ды.


-Мин са­ту­чы, конт­ро­лер-кас­сир бу­лыр­га укыйм. Ае­ру­ча эти­ка дә­реслә­рен яра­там. Хә­зер бит са­тып алу­чы­ны җә­леп итү өчен үзең­не әдәп­ле, мө­ла­ем то­тар­га кирәк. Ки­беттә­ге то­вар­лар­га да ин­де икен­че күз­лектән ка­рыйм. Уку­дан тыш ва­кыт­та бию, кул эшлә­ре түгәрәклә­ренә йө­рим, - ди бе­рен­че курс сту­ден­ты Гөл­наз Нигъмә­тул­ли­на.


Ә менә Рус­лан Ши­ри­аз­да­нов май аен­да ку­лы­на ав­то­ме­ха­ник дип­ло­мы ала­чак икән.


-П­рак­ти­ка­ны үзе­без­нең Әсәй авы­лын­да үт­тем. Егет ке­ше өчен бик кирәк­ле һөнәр. Ма­ши­нам кай­да ва­ты­лып ка­лыр икән дип кур­ка­сы юк, - ди ул.


Аз­на­кай 1 нче мәктә­бе­нең 9 нчы сый­ны­фын­да уку­чы Вла­ди­мир Кар­пов көл­ли­ят­нең трак­тор­чы-ма­ши­нист­лар әзерләү бү­ле­генә кы­зык­кан. Ул киләчә­ген авыл ху­җа­лы­гы белән бәйләргә уй­лый.


-Би­редә җи­ңел ма­ши­на йөр­тергә дә укы­та­лар, берь­ю­лы ике һөнәр алып чы­га­сың. Ан­нан өйгә кай­тып йө­рергә дә ерак тү­гел. Укып бе­тергәч, эшкә ур­наш­ты­ра­лар, - ди егет.


Ә акт­лар за­лын­да Ка­зан һәм якын-тирә шәһәрләрдә ур­наш­кан унөч юга­ры һәм һөнә­ри бе­лем бирү йор­ты вә­киллә­ре урын ал­ган. Күп­че­лек уку­чы­лар юга­ры уку йорт­ла­ры тирә­сендә кай­на­ша.


- Ин­тер­нет­ка ка­ра­ган­да, мон­дый яр­минкәләрдә бел­гечләр белән ту­ры­дан-ту­ры ара­ла­шыр­га, кы­зык­сын­дыр­ган со­рау­ла­ры­ңа җа­вап алыр­га мөм­кин. Бү­ген үзем өчен бик күп фай­да­лы мәгълү­мат туп­ла­дым, - ди Ур­ма­най мәктә­бе­нең 11 нче сый­ныф уку­чы­сы Али­на Вас­ка­нян.


Ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры Наҗәт Нә­гый­мов Бө­гелмә ме­ди­ци­на учи­ли­ще­сы вә­киллә­реннән би­редә күп­ме аз­на­кай­лы укуы ха­кын­да кы­зык­сы­на.


-Ра­йон­га, бигрәк тә авыл­лар­га фельд­шер­лар җит­ми, ха­лык җы­ен­нар­да бу мәсьәлә­не еш күтәрә, - ди ул. - Шу­лай ук сы­ер са­ву­чы­лар, ме­ха­ни­за­тор­лар, аг­ро­ном­нар, хәт­та икъ­ти­сад­чы­лар­га кыт­лык.
Әм­ма күп­ме генә со­раш­тыр­ма­дым, уку­чы­лар­ның бер­се дә авыл­га кай­тыр­га ат­лы­гып тор­мый. Хәт­та яшь та­биб­лар­га би­релә тор­ган мил­ли­он сум да кы­зык­тыр­мый алар­ны.


-А­выл­да мәктәп тә, ба­ла­лар бак­ча­сы да ябыл­ды. Ба­рыр җир юк, кү­ңел­сез. Му­зы­каль бе­лем алыр өчен Аз­на­кай­га йө­ри­без, - диләр кыз­лар һәм егетләр.


-Шу­лай һәр­бе­ре­гез читкә ка­ер­гач, ябы­ла ин­де ул мәктәпләр, - дип ка­рыйм.


Авыл­да, юк­са, шарт­лар шәһәрдә­гедән ким тү­гел хә­зер. Һәр­бер­сенә ас­фальт юл то­таш­кан, өйләргә га­зы, суы кергән. Хәт­та бәдрәф тә өйдә. Яшьләр­не нәрсә кур­кы­та соң? "Эш­сез­лек", - димәк­челәр. Шәһәрдә дә бә­леш пе­ше­реп кө­теп тор­мый­лар, аны­сы.


Мәш­гуль­лек үзә­ге­нең әйдәр инс­пек­то­ры Ли­лия Са­бир­җа­но­ва кадр­лар­га со­рау нәкъ менә авыл ху­җа­лы­гын­да зур бу­лу­ын әйт­те.


-Мон­дый яр­минкәләр­не еш­рак үткә­рергә кирәк, - дип исәп­ли Кәк­ре Ел­га мәктә­бе ди­рек­то­ры урын­ба­са­ры Ра­мил Җи­һан­шин. - Үз кү­зең белән күрү ул бө­тенләй икен­че нәрсә.


Мәктәпләрдә про­фо­ри­ен­та­ция эшчән­ле­ген ти­еш­ле дәрәҗәгә ку­яр­га, үзе­без­нең предп­ри­я­тие, оеш­ма­лар­га сәяхәтләр оеш­ты­рыр­га кирәк. Шул ча­гын­да уку­чы­лар­ның ту­ган як­та ка­лу-кал­мау бу­ен­ча фи­керлә­ре дә үзгә­рергә мөм­кин. Әнә, әни­се юлын­нан шәф­кать ту­та­шы бу­лып китәргә хы­ял­лан­ган Рә­милә Гыйздә­то­ва да баш­та: "Юк, Аз­на­кай­да кал­мыйм!" - дип ка­ты тор­са да, сау­бул­лаш­кан­да: "Бәл­кем авыл­га кай­тыр­мын әле", - дип куй­ды.


Ре­зе­да Шә­ри­по­ва,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай авылларында кадрлар дефициты мәсьәләсен хәл итәләр