Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай авыл хужалыклары җитәкчеләре алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

"Кәримов Ф.Р." КФХ базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында терлекчелек продукциясе җитештерүдә еллык эш йомгаклары буенча район киңәшмәсе булды. Киңәшмәдәгеләр фермаларда алдынгы эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Мал тораклары чиста һәм җылы, алларында рационда каралган ризык, минераль өстәмәләр. Сөт кудыргычлар урнаштырылгач, сыер савучыларның кул хезмәте бермә-бер җиңеләйгән, сөтнең сыйфаты да яхшырган....

"Кәримов Ф.Р." КФХ базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында терлекчелек продукциясе җитештерүдә еллык эш йомгаклары буенча район киңәшмәсе булды.

Киңәшмәдәгеләр фермаларда алдынгы эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Мал тораклары чиста һәм җылы, алларында рационда каралган ризык, минераль өстәмәләр. Сөт кудыргычлар урнаштырылгач, сыер савучыларның кул хезмәте бермә-бер җиңеләйгән, сөтнең сыйфаты да яхшырган.

"Агро ТНГС-И" ҖЧҖдән кала, райондагы барлык хуҗалыкларда да узган елгы белән чагыштырганда, сөт савып алу арткан. Иң күп бозау алу, терлекләрнең үлем очракларын киметү, савылган сөтнең сыйфаты буенча да азнакайлылар республикада беренче урында бара. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин киңәшмә эшенә йомгак ясап, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча алда торган бурычларга тукталды.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай авыл хужалыклары җитәкчеләре алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты