Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакай” АФ"сы механизаторы Илһам Дәүләтшин 242 гектарда язгы чәчү эшләрен башкарган

"Азнакай" АФ ҖЧҖнең Сукаеш бүлекчәсе механизаторы Илһам Дәүләтшин иртә яздан караңгы көзгәчә басулардан кайтып керми. Алдынгы механизатор бу көннәрдә игеннәрне тукландыру һәм чәчүдә эшли. Быел 242 гектарда язгы чәчү эшләрен башкарырга да өлгергән инде ул. Илһам - туган җиренә тугры калган, җир җылысын бар йөрәге белән тойган авыл егете. Туган...

"Азнакай" АФ ҖЧҖнең Сукаеш бүлекчәсе механизаторы Илһам Дәүләтшин иртә яздан караңгы көзгәчә басулардан кайтып керми. Алдынгы механизатор бу көннәрдә игеннәрне тукландыру һәм чәчүдә эшли. Быел 242 гектарда язгы чәчү эшләрен башкарырга да өлгергән инде ул.

Илһам - туган җиренә тугры калган, җир җылысын бар йөрәге белән тойган авыл егете. Туган авылы Түбән Сукаешта гаилә корып, үз куллары белән йорт җиткереп, гөрләтеп яши. Тормыш иптәше Гөлназ белән үрнәк гаиләдә кыз һәм ул үстерәләр. Гөлназ -алдынгы терлекче.

И. Дәүләтшин механизаторлар династиясенең лаеклы дәвамчысы. Әтисе Мирмәгъсүм - алдынгы механизатор, бар гомерен техникага багышлаган кеше. Яшь чакларында әнисе Фатыйма да корыч айгырны иярләгән. Авыл әнә шундый кешеләре белән дан тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җир җылысын тоеп