Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылдашың шундый булсын икән...

Төркия кунагы Кәрим Туфан чүлмәк вата Берәр ир-егетнең тормыш юлын тасвирлаганда, гадәттә, "Ул үзенә фарызның барысын да эшләде - йорт салды, агач утыртты, малай үстерде", дию белән чикләнәбез. Кешене ир солтаны иткән сыйфатларның үзәгендә аның шәфкатьлелеге, башкалар мәнфәгатен кайгыртуы дә торырга тиешлеген онытып җибәрәбез төсле... Ә андыйлар үзебезнең арабызда яшиләр,...

Төркия кунагы Кәрим Туфан чүлмәк вата

Берәр ир-егетнең тормыш юлын тасвирлаганда, гадәттә, "Ул үзенә фарызның барысын да эшләде - йорт салды, агач утыртты, малай үстерде", дию белән чикләнәбез. Кешене ир солтаны иткән сыйфатларның үзәгендә аның шәфкатьлелеге, башкалар мәнфәгатен кайгыртуы дә торырга тиешлеген онытып җибәрәбез төсле...

Ә андыйлар үзебезнең арабызда яшиләр, кылган игелекләре белән якыннарын гына түгел, чит-ятларны да куандыралар. Шундыйларның берсе - шәхси эшмәкәр, "Лидер Авто" ҖЧҖ генераль директоры, Чалпы авыл җирлегеннән район Советы депутаты Миргазиян Динмөхәммәтов.

Ул күрсәткән иганә-хәйрия мисалларын санап китү әлеге язманың максатына керми. Шулай да Миргазиян Габдулла улының туган нигезе Камышлыда елның-елында кичке Сабан туе уздыруы, ул салдырган һәм аның хисабына яшәүче "Мөхәммәт" мәчетенең икенче ел инде авыл халкына иман нуры сибүе турында әйтми китү мөмкин түгел.

Сабан туе башланыр алдыннан яшь имам-хатыйб Илназ хәзрәт Аллаһ йортын күрергә килгән мөхтәрәм кунаклар - район җитәкчеләре, Төркиянең тугандаш Тарсус шәһәре хакимияте, Татарстан - Төркия дуслык җәмгыяте вәкилләре алдында Коръән сүрәләре укыды. Аннан соң район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин мәчеткә килгән авыл өлкәннәре белән аралашты, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынды, борчыган сорауларына җавап бирде.

...Ә бу вакытта авыл башындагы урман акланында кичке бәйрәмне башлап җибәрү өчен барлык хәзерлек чаралары да күрелгән иде инде. Халык, эш көненнән соң булуга карамастан, Чалпы җирлегеннән генә түгел, шәһәрдән, районның ерак авылларыннан да килгән иде. Сабан туен тәбрикләү сүзе белән Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде һәм якташлары өчен мондый бәйрәм оештыруы өчен Миргазиян Динмөхәммәтовка район җитәкчелеге һәм барлык катнашучылар исеменнән рәхмәтен белдерде, туган көне белән тәбрикләде. Төркия кунаклары исеменнән Тарсус шәһәре башлыгы урынбасары Кәрим Туфан чыгыш ясады.

- Сабан туе - төрки халыкларының гасырлардан килгән милли бәйрәме. Ни кызганыч, безнең илдә ул онытылып бара. Ә сез аны саклап калу гына түгел, камилләштергәнсез, алга җибәргәнсез, - диде ул.

Бәйрәмдә котлаулар, бүләкләүләр, төрле уеннар, ярышлар күп булды. Ә республиканың танылган артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар тамашачыларга үзләренең иң матур җырларын, чыгышларын тәкъдим итте.

Игелекле иганәченең авылдашларына бүләге зур бәйрәмгә әверелеп, төн караңгылыгында да дәвам итте...

60 нчы еллар уртасында "перспективасыз"лар рәтенә кертелгән, таркалырга мәҗбүр ителгән Таллы Бүләк авылы халкының тырышлыгы-булганлыгы, бердәмлеге, җиңәчәгенә инанганлыгы аркасында гына заман зилзиләсеннән исән калды. Кайчандыр дүрт авылны берләштергән Киров исемендәге колхозның бер бригадасы, аннан "Совет" совхозы бүлекчәсе булган авыл бүген район күләмендә үрнәк булырдай мөстәкыйль авыл хуҗалыгы кооперативы дәрәҗәсенә үсте. Быелдан Карамалы, Октябрь Бүләк авылларындагы чәчүлек мәйданнар да "Таллы Бүләк" СХПКсына күчте. Кооператив бу язда иртә культуралар чәчүгә районда беренчеләрдән кереште һәм, биләмәсенең элеккегедән өч тапкырга зуррак булуына карамастан, аны уңышлы башкарып чыкты.

Карамалы җирлегенә караган авылларның берләштерелгән Сабан туен уздыруны да СХПК быел, башлыча, үз өстенә алды. Берничә ел буе аерым бәйрәм иткән җирлек халкы тагын бергә җыелды.

Сабан туе Австралиядә дә Сабан туе инде ул. Таллы Бүләктә быел бәйрәм тантанасы рухи күтәренкелекнең иң югары ноктасына җиткәндер, мөгаен. Аны ара-тирә сибәләп киткән яңгыр да боза алмады. Хезмәт алдынгылары да данланды, атлар да чабышты, төрле уеннар да уйналды, көрәш батырлары да дан казанды. Халык җәүһәрләренең җыр-биюләре мәйданга дәрт өстәп торды.

Мондый бәйрәм оештырулары өчен Карамалы җирлеге башлыгы Миләүшә Рәшитова һәм кооператив рәисе Наил Мотыйгуллинга халык ихлас рәхмәтен белдерде.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев