Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Автобус яңадан йөри башлаячак

Сорау: "Безнең "Үрнәк" бакчачылык ширкәтендә бакчаларыбыз бар. Без анда Чаллыга йөри торган автобуска утырып йөри идек. Ләкин 25 августта ул автобусны башка юлдан йөртә башладылар. Без - бакчачылар, автовокзалга җыелабыз да, я такси белән барабыз, я кире кайтып китәбез. Пенсия акчасына такси белән бик йөри алмыйсың. Башка шәһәрләрдә җәйге вакытта...

Сорау: "Безнең "Үрнәк" бакчачылык ширкәтендә бакчаларыбыз бар. Без анда Чаллыга йөри торган автобуска утырып йөри идек. Ләкин 25 августта ул автобусны башка юлдан йөртә башладылар. Без - бакчачылар, автовокзалга җыелабыз да, я такси белән барабыз, я кире кайтып китәбез. Пенсия акчасына такси белән бик йөри алмыйсың.
Башка шәһәрләрдә җәйге вакытта бакчачылар өчен өстәмә автобуслар йөри. Мәсәлән, Әлмәттә. Тырышып үстергән уңышны кайтарасы да бар бит. Ярдәм итсәгез иде".
Ихтирам белән бер төркем пенсионерлар: Н.Вәлиева, З.Сәетгәрәева, Г.Гәрәева, В.Моторина, Р.Камалова, Е.Ганиева.
Җавап: "Бакчачылар йөрүче Азнакай-Яр Чаллы-Мөслим маршруты Рус Акташы-Азнакай автоюлының ябылуы белән бәйле. Ул Азнакай автомобиль юллары идарәсе тарафыннан 24 августтан 30 октябрьгә кадәр ремонт эшләре чорында ябылды.
Ремонт эшләре тәмамлануга әлеге маршрут элекке режимда, "Үрнәк" ширкәте яныннан узачак.
Бакчачылык сезонында махсус маршрутлар ачылган шәһәрләр бар. Андый чыгымнарны спонсорлар күтәрә."
Рөстәм Камалов, "Азнакай ПАТП" ААҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автобус яћадан йөри башлаячак