Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Атна-ун көннән Азнакай хужалыклары уракка чыгачаклар

Кызу печән өсте. Халык шәхси хуҗалыкларда да, җәмәгать маллары өчен дә салкын кышларга җитәрлек терлек азыгы хәстәрләү җаен карый. Әнә "Кәримов Ф.Р." хуҗалыгының "Чатыр тау" бүлеге управляющие Радик Мортазин да "Мин - нәчәлник" дип тормаган буш вакытында кулына чалгы алган. Аның бөтен гаиләсе печәндә: берләре әйләндерә, берләре җыя, остараклары чүмәләгә...

Кызу печән өсте. Халык шәхси хуҗалыкларда да, җәмәгать маллары өчен дә салкын кышларга җитәрлек терлек азыгы хәстәрләү җаен карый. Әнә "Кәримов Ф.Р." хуҗалыгының "Чатыр тау" бүлеге управляющие Радик Мортазин да "Мин - нәчәлник" дип тормаган буш вакытында кулына чалгы алган. Аның бөтен гаиләсе печәндә: берләре әйләндерә, берләре җыя, остараклары чүмәләгә куя бара. Әйе, печән чоры өйдә утыра торган вакыт түгел. Юкка гына халык телендә: "Җәйнең бер көне кыш туйдыра" димәгәннәр шул.


- Без күп итеп сарык асрыйбыз, эре терлекләребез дә бар. Нәкъ менә бәрәннәр ашый торган яфраклы печән инде бу, - ди гаилә башлыгы үләннең юкалыгына ишарәләп. Өч "КамАЗ" машинасы печән хәзерләдек инде. Ә бер "КамАЗ" печәнне хуҗалык үзе таратты.


- Эшләсәң, иренмәсәң, хәзер кая карама печән, - дип сүзгә кушыла Рәйсә апа Мортазина. - Әле менә 1-2 ел хуҗалыгыбыз таркалды дип бик борчылган идек. Менә быел янә ныклап аякка басып киләбез. Яңа җитәкчебез - Фәнүс энем, хуҗалыкны күтәрер әле дип ныклы ышаныч белән яшибез. Мин үзем 28 ел терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыктым, шуңа да хуҗалыкны бер дә таркатасы килми шул, гөрләп торган чакларына кайтасы килә.


- Сөт тапшыручы хуҗалыкларга берешәр, ә хуҗалыкта эшләүче хезмәткәрләргә икешәр төргәк печән тараттык. Алга таба пай җирләре өчен дә бирәчәкбез. Мөмкинлек булганда ярдәм итәбез. Болынлыклар, уйсулыкларны да чаптык, - ди фермер Фәнүс Кәримов.


- Авылның киләчәге яшьләрдә. Ә яшьләр авылда төпләнеп калсын өчен аларга эш, яшәү шартлары кирәк. Әнә хуҗалыкта эш беткәч, Марсель Сәхапов та шәһәргә юл тоткан булган. 2 ел сәнәгать предприятиеләрендә эшләп алган. Ә инде хуҗалык яңарышка юл алгач, җаны-тәне белән авылга береккән механизатор кабат авылга кайткан. Без аларны Марат Зәкиев белән бергә корткычларга каршы басуларны эшкәртеп йөргәндә очраттык.


- Менә шушы "Авион-агро" техникасы белән көнгә 250 шәр гектар җирне эшкәртеп чыгабыз, - дип сүзгә кушыла бригадир Фирдәвес Дәминов. - Вакытында эшкәртмәсәң, корткычлар бөртекләрне һәлак итә.


Гомер буе Уразай авылында хезмәт куйган Фирдәвес тә 3 ел шәһәрдә адашып йөргәч, киредән кайткан. Мул булып өлгереп килүче иген басуларына карап сөенечен яшерә алмый ул. Әйе, җир кешесе үз бәхетен җирдә генә таба ала шул.


Юлыбызны дәвам итәбез. Безне Мөслим авылы басуларында хәзердән үк кеше биеклеге булып үскән кукурузлар, котырып уңган борчак басулары, тип-тигез булып өлгереп килүче сабан бодае һәм арыш басулары озатып кала.


- Яфрактан эшкәртү кебек яңа алымнар, яңа технологияләрне киң масштабта кулланмасак, җәй башыннан ук бөтен дымны суырган корылыклы елда мондый матур басуларга бер дә өметләнерлек түгел иде, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов. - Күп калмады тагын бер атна-ун көннән уракка төшәчәкбез.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Атнаун көннән Азнакай хужалыклары уракка чыгачаклар