Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Атказанган транспортчының бәйрәменә Хабаровск шәһәреннән дә кайттылар

Шәһәрдәшебез, 38 ел гомерен СУМРда эшләп үткәргән Шәфыйк Мөбәрәкша улы Гәрәйшин бу көннәрдә үзенең 90 яшен билгеләп үтте.

Үсмер еллары дәһшәтле сугыш чорына туры килеп, тормышның шактый авырлыкларын татырга туры килә аңа.

Хезмәт ветераны янына балалары, оныклары да җыелды.

–Бер генә юбилеен да калдырганыбыз юк, кайтып, тәбрикләп торабыз, – ди Хабаровскта яшәүче кызы Алсу. – Әти-әни исән чакта яннарында еш булырга тырышабыз. Елдан-ел матурлана, төзекләнә Азнакай, сокланып туймыйбыз.

 

Ветеранны юбилее белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин өенә барып котлады. Шәфыйк ага хакында тулырак язмабызны “Маяк” газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев