Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җан җылысын куша

Эксперт-криминалист Лилия Хәйдәршина Бүген эчке эшләр бүлегенең эксперт-криминал төркеме - катлаулы экспертиза һәм тикшерүләр үткәрергә сәләтле кечкенә генә фәнни учреждениене хәтерләтә. Анда хезмәт итүчеләрнең төп коралы - бу эштән хәбәрдар булмаганнар аңлап бетерә алмаслык махсус криминал техника. Биредә үз һөнәрләренә җаннары белән бирелгәннәр генә эшли. Шундыйларның берсе - полиция капитаны...

Эксперт-криминалист Лилия Хәйдәршина

Бүген эчке эшләр бүлегенең эксперт-криминал төркеме - катлаулы экспертиза һәм тикшерүләр үткәрергә сәләтле кечкенә генә фәнни учреждениене хәтерләтә. Анда хезмәт итүчеләрнең төп коралы - бу эштән хәбәрдар булмаганнар аңлап бетерә алмаслык махсус криминал техника. Биредә үз һөнәрләренә җаннары белән бирелгәннәр генә эшли. Шундыйларның берсе - полиция капитаны Лилия Хәйдәршина. Азнакай кызы. Хезмәт юлын район үзәк шифаханәсендә шәфкать туташы булып башлый һәм озак еллар шунда эшли.

Ә аннан соңгы язмышын галиҗәнаб язмыш хәл итә: Лилия Зөфәр кызы юридик вуз тәмамлый һәм 2000 елда, өлкән эксперт-криминалист Айдар Миргасимов тәкъдиме белән, Азнакай эчке эшләр бүлегенә хезмәткә килә.

Күпьеллык тәҗрибәләрдән күренгәнчә, бер җинаять эше буенча гына да берничә төрле тикшерү уздырырга туры килә. Криминалистика - четерекле, талчыктыра, шул ук вакытта үтә дә төгәллек сорый торган һөнәр. Шуңа да карамастан, Лилия Хәйдәршина аны яратып, җан җылысын кушып башкара. Ул хәзер төркемдәге иң тәҗрибәле экспертларның берсе. Аңардан өйрәнәләр, фикере белән хисаплашалар. Узган елны гына да ул 200 дән артык төрле экспертиза һәм тикшерүләр уздырды. Өлкән эксперт Айдар Миргасимов аның хезмәтен югары бәяли.

Лилия Зөфәр кызы гаиләсендә кайгыртучан ана да. Улы Айдар хәзерге вакытта армия хезмәтендә. Әнисе һөнәрен хөрмәт итә. Кем белә, бәлки берничә елдан ул да полиция династиясенең икенче буынын дәвам итәр?!

Гүзәл ФӘТКУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев