Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җан тартканын сайла да ал!

Узган бәйрәм ялларында шәһәрнең "Юбилейный" стадионында авыл хуҗалыгы нигъмәтләрен сату ярминкәсе булды. ...Стадионга якынлашуга ук аннан килгән җанга якын татар җырлары күңелне биләп ала. Аның сихри аһәңенә бирелеп, бәйрәм үзәгенә килеп кергәнеңне сизми дә каласың! Ә андагы нигъмәтләр төрлелегеннән күзләр камашырлык. Биредә үз җиребездә үстерелгән кәбестә, кишер, чөгендер, бәрәңге кебек...

Узган бәйрәм ялларында шәһәрнең "Юбилейный" стадионында авыл хуҗалыгы нигъмәтләрен сату ярминкәсе булды.

...Стадионга якынлашуга ук аннан килгән җанга якын татар җырлары күңелне биләп ала. Аның сихри аһәңенә бирелеп, бәйрәм үзәгенә килеп кергәнеңне сизми дә каласың! Ә андагы нигъмәтләр төрлелегеннән күзләр камашырлык. Биредә үз җиребездә үстерелгән кәбестә, кишер, чөгендер, бәрәңге кебек яшелчә дисеңме, кош-корт, эре терлек итеме - бар да өстәлләргә тезеп куелган. Сайла да, теләгәнеңне сатып ал гына. Соңгылары янында халык аеруча күп кайнаша. Моның үз сәбәбе дә бар икән. Ярминкәгә килгән Дилбәр Хаҗиева әйтүенчә, биредә сатыла торган ит бәясе кибет һәм базарныкыннан сизелерлек очсыз. Эре малныкының килосын 200 сумнан алырга була.

Кәкре Елга авылы уңганнары шәһәр халкына симез каз түшкәләре алып килгәннәр. Алар нәзберек сатып алучыга ни кирәген алдан беләләр. Чөнки пешерелгән яки каклаган каз ите - һәр бәйрәм табынының алыштыргысыз күрке бит ул!

Яңа Юл бистәсеннән килгән сәүдәгәрләр яңа балдан авыз итәр өчен чәй табынына чакырып торалар. Алмаларның да күз явын алырлыкларын гына тезеп куйганнар...

Бөгелмәлеләр һәм арчалылар тәкъдим иткән яңа тотылган балык ярминкә ассортиментын тагын да баетып җибәрде. "Татнефть" УРСының Азнакай филиалы, шәһәрнең азык-төлек комбинаты алып чыккан тәмле-татлы камыр ризыклары сату өстәлләренең бизәге булып торды.

Ярминкәгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов бәйрәмнәр белән тәбрик итте, шәһәр халкы табынын баетуда үз өлешләрен керткән авыл хуҗалыгы эшчәннәренә рәхмәтен белдерде. Бу көнне "Азкакай" санаторий-профилакторий ҖЧҖ дә иганә чарасы уздырды: теләүчеләргә бәясе 15 процентка киметелгән хакка юлламалар сатты.

Бәйрәмгә ямь өстәп көне буе музыка уйнап торды, артистларыбыз азнакайлыларга үзләренең иң матур җыр-биюләрен бүләк итте.

Оксана ИЛЬЯСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев