Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алданучылар булганда, алдаучылар табыла

Соңгы арада мошенниклардан алдану очраклары турында матбугат чараларында еш хәбәр ителә. Хокук саклау органнарының халыкны бертуктамый кисәтеп торуларына да карамастан, мондый гамәлләр кабатлана тора, беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә. Социаль мошенниклар кешене төп башына утыртуның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба, кемнеңдер бөртекләп җыйган акчасын тиз генә үз кесәсенә салып,...

Соңгы арада мошенниклардан алдану очраклары турында матбугат чараларында еш хәбәр ителә. Хокук саклау органнарының халыкны бертуктамый кисәтеп торуларына да карамастан, мондый гамәлләр кабатлана тора, беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә. Социаль мошенниклар кешене төп башына утыртуның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба, кемнеңдер бөртекләп җыйган акчасын тиз генә үз кесәсенә салып, яңа корбаннар эзләвен дәвам итә.

14 май көнне Азнакай эчке эшләр бүлегенең дежур частена шәһәр предприятиесендә шофер булып эшләүче 1968 елгы гражданин А. таныш булмаган кешенең алдау юлы белән 46000 сум акчасына хуҗа булуы турында хәбәр итә.

Ә вакыйга болай була. 11 май көнне А.ның телефонына СМС хәбәр килә. Анда каза күрүче хезмәт хакы ала торган банк картасының блокировкалануы турында язылган була. Акчаның куркыныч астында булуын белгәч, ир кеше тиз генә аларны җинаятьчеләрдән коткарырга тырыша һәм, озак та уйлап тормастан, СМС килгән номерга шалтырата. Телефон трубкасының теге башындагы кеше үзен "Росбанк"ның вәкиле итеп, Алексанр Никитин дип таныштыра һәм банк картасының пин-кодын алыштырырга, ә моның өчен башта картада булган 46000 сум акчаны "Билайн" компаниясе абонент номерына күчерергә кирәклеген белдерә. Азнакайлылы акчасын бүлеп-бүлеп, әйткән номерга күчереп бетерә, моны, таныш булмаган ир киңәше буенча, "банк вәкиле"нә вакыт-вакыт хәбәр итеп тора. Банк картасында акча калмагач, пин-кодын белер өчен үзен Александр Никитин дип таныштырган кешегә кабат шалтырата һәм үз акчаларын алдакчыларга бирүен аңлап, А. полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәргәндә полиция хезмәткәрләре "банк вәкиле" шалтыраткан номерының Самара өлкәсендәге "Смарт" компаниясендә, ә акча күчергән номерның "Билайн" компаниясендә теркәлгәнен ачыклый.

Хәзерге вакытта билгесез кешегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 159 маддәсенең 2 бүлеге (мошенниклык)буенча җинаять эше ачылган.

Бүген мошенниклыкның бик күп төрләре бар. Алдаучылар сезгә социаль, медицина, газ хезмәтләре белгечләре булып та мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Акчалы булу өчен алар төрле чаралар күрә. Азнакай эчке эшләр бүлеге район һәм шәһәр халкын игътибарлы булырга чакыра.

Берничә киңәшне генә исегездә тосагыз да, мошенниклар тозагына эләгүдән сакланырсыз.

-телефон аша шикле кешеләр шалтыратса, югалып калып, акча җыярга керешмәгез, иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерегез, туганнарыгыз белән элемтәгә керегез;

-таныш булмаган кешеләргә, шәхси счетларга, абонент номерларга акча күчермәгез;

-үзегез катнашмаган бәйге, лотереяларда җиңү турындагы хәбәрләргә ышанмагыз;

-кичекмәстән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез.

Гомумән, игътибарлылык һәм саклык - мошенникларга эләкми калуның төп коралы. Шикле очракларга юлыкканда "02" яки 291-20-02 (ТР буенча ЭЭМның ышаныч телефоны) буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алданучылар булганда, алдаучылар табыла