Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә лачын улларының исемен мәңгеләштерде

Донецк һәм Луганск республикаларындагы тугандаш халыкларның азатлыгы өчен барган махсус операциядә батырларча һәлак булган Актүбә бистәсенең лачын ир-егетләре – ВДВ гвардия полкы разведротасы рядовое Лесников Богдан Валерьевич һәм гвардия мотоукчылар бригадасы рядовое Петрушин Николай Николаевичның данлы исемнәрен мәңгеләштереп мемориаль такта куелды.

 Илебезгә, республикага, районыбызга бик күп танылган шәхесләр, хөрмәтле кешеләр биргән бистәнең  2 нче гомумбелем бирү мәктәбендә патриотизм рухында югары әхлакый тәрбия алган Богдан белән Николай икесе дә биредән олы тормыш юлына атлаганнар.  Спортны үз иткән, актив тормыш белән яшәгән ир-егетләр ил чакыруына кушылып, гомерләре бәрабәренә Ватан сагына, тугандаш халыклар иминлеге сагына бастылар.
–Аларның кыска гына гомере Ватанга хезмәт итүнең олы үрнәге булып, якташларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр, – диде тантананы ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
 Анда чыгыш ясаган ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев егетләребезнең батырлыгын укучыларга үрнәк итеп куйдылар. Җитәкчеләребез шундый кыю, намуслы егетләр тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
 Мәктәп диварындагы истәлек тактасы аларның якты истәлеге, патриотлык үрнәге булып хәтирәләрне саклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев