Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәлеләргә Яңа ел бүләге

Наталья ГРИШИНА, матбугат үзәге җитәкчесе Менә дистә елләр инде Актүбәнең гомуми мунчасы бистә халкы яшәешенең аерылгысыз бер өлеше булып тора... Актүбәлеләр өчен ул гадәти юыну урыны гына түгел, бигрәк тә өлкәннәрнең - күптәнге якын дусларның, танышларның иң яраткан күрешү, үзара аралашу җире дә. Ай саен биредә меңнән артык кеше тәненә...

Наталья ГРИШИНА, матбугат үзәге җитәкчесе
Менә дистә елләр инде Актүбәнең гомуми мунчасы бистә халкы яшәешенең аерылгысыз бер өлеше булып тора...
Актүбәлеләр өчен ул гадәти юыну урыны гына түгел, бигрәк тә өлкәннәрнең - күптәнге якын дусларның, танышларның иң яраткан күрешү, үзара аралашу җире дә. Ай саен биредә меңнән артык кеше тәненә пакълык, җанына сихәтлек ала. Ә ел саен Бөек Җиңү көнендә сугыш, тыл ветераннары, инвалидларга бушлай хезмәт күрсәтелә.
Әмма эшчеләр бистәсе белән бер үк вакытта - узган гасыр урталарында ук барлыкка килгән мунча бинасы соңгы елларда халыкка хезмәт күрсәтү өчен мораль яктан искергән, сантехника җиһазлары заман таләпләренә җавап бирми башлаган иде инде. Шунлыктан көн таләбенә аны кичектергесез яңарту - тулысынча капиталь ремонт уздыру зарурлыгы килеп басты.
Ниһаять, актүбәлеләрнең күптән түземсезләнеп көткән көннәре килеп җитте - 14 декабрьдә капиталь ремонтланган гомуми мунчаны ачу тантанасы булды. Анда катнашучыларны Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрик итте. Ул гомуми мунчаларның борынгы заманнардан ук халыкның иң яраткан юыну урыны булуыннан бигрәк аралашу, бергәләп уртак мөһим мәсьәләләрне хәл итү урыны булуын да искә төшерде, актүбәлеләргә тән һәм җан сәламәтлеге теләде.
Капиталь ремонт эшләрен югары сыйфат белән башкарып чыккан бер төркем төзүчегә район башлыгы Мактау грамоталары тапшырды, мунчаның ял бүлмәсенә куяр өчен телевизор бүләк итте.
Үз чиратында Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галеева да бистә халкын күптән көтелгән уңайлы, бөтен шартлары китереп эшләнгән гомуми мунча ачылу белән котлады, һәркемгә "җиңел пар" теләде, актүбәлеләргә мондый Яңа ел бүләге ясауда күрсәткән матди ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
...Ишеккә куелган кызыл тасма киселде, кунаклар һәм мунча ачу тантанасына килгән бистә халкы бина эченә узды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев