Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә бәйрәм гөрләде

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы митинг Актүбә эшчеләр бистәсендә 8 май көнне булды. Ул бистә мәктәпләре укучылары арасында узган сафларда җырлап узу конкурсында җиңүчеләр парады белән башланды. Тантанада 70кә якын сугыш һәм тыл ветераны катнашты. Алар алдында Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Актүбә муниципаль...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантаналы митинг Актүбә эшчеләр бистәсендә 8 май көнне булды. Ул бистә мәктәпләре укучылары арасында узган сафларда җырлап узу конкурсында җиңүчеләр парады белән башланды.
Тантанада 70кә якын сугыш һәм тыл ветераны катнашты. Алар алдында Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галеева, ТР хәрби комиссариатының Азнакай бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев, "Азнакайнефть" идарәсе профкомы рәисе Рәфис Хәсәнов чыгыш ясады, бәйрәм белән тәбрик итте. Яу кырларында һәлак булганнар истәлегенә автомат залплары яңгырады. Митингта катнашучылар батырлар һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салдылар.
Бәйрәмне җиңел атлетика эстафетасы дәвам итте. Тамашачыларны үзләренең чыгышы белән "Сударушка" вокаль ансамбле, "Кураж", "Экспресс", "Пять с плюсом" хореография коллективлары куандырды. Сугыш һәм тыл ветераннарын сыйлау өчен кыр кухнясында карабодай боткасы пеште...
Кичен чаралар Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда заманча биюләр белән дәвам итте. Төнге сәгать 10 тулганда тантанада катнашучылар янган шәмнәр белән Җиңү мәйданына хәтер маршы ясадылар. Аннан соң бәйрәм салюты бирелде.
9 май көнне кич белән үзешчән сәнгать артистлары иске Актүбәдә яшәүчеләр өчен Җиңү һәйкәле янында зур концерт күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә бәйрәм гөрләде