Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсенең Сабантуй батыры исемен быел да Ленар Гыйззәтуллин яулады

Актүбә - районыбызда иң зур биләмәләрнең берсе. Биредә күпмилләтле тырыш, уңган халык яши. Сабантуйны да алар ел да күтәренке рухта, зур бәйрәм итеп итеп үткәрәләр. Быел актүбәлеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, бистә башлыгы Роза Галиева тәбрикләделәр. - Актүбә - ул безнең кече Ватаныбыз, язмышыбыз һәм тормышыбыз. Без...

Актүбә - районыбызда иң зур биләмәләрнең берсе. Биредә күпмилләтле тырыш, уңган халык яши. Сабантуйны да алар ел да күтәренке рухта, зур бәйрәм итеп итеп үткәрәләр.

Быел актүбәлеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, бистә башлыгы Роза Галиева тәбрикләделәр.

- Актүбә - ул безнең кече Ватаныбыз, язмышыбыз һәм тормышыбыз. Без аның белән горурланабыз, ул тагын да матуррак булсын өчен бар тырышлыгыбызны куябыз, - диде Роза Галиева.

Сабантуйның мәртәбәле кунагы - Белоруссиянең тугандаш Иве шәһәреннән район Советы рәисе Александр Хваско да изге теләкләрен җиткерде. Ул шулай ук Актүбә храмында булды.

Сабантуй әләмен 2014 елгы кыр батыры Сергей Матвеев һәм былтыргы көрәш батыры Ленар Гыйззәтуллин күтәрде.

Бер генә бәйрәм дә бүләкләрсез узмый. Хезмәте белән дан казанган игенчеләргә, бистә үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләргә, район һәм республика олимпиадаларында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга муниципаль район башлыгының, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең, "Союз-Агро" җәмгытенең бүләкләре тапшырылды. Шулай ук, елдагыча, бистәнең иң яшь гражданины да игътибардан читтә калмады: Антон Матюшенко һәм Ольга Морозова гаиләсендә 4150 грамм авырлыкта туган София дә бүләкләнде.

Милли уеннар, ярышлар, ат чабышлары Актүбә сәнгать осталарының җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды. Сабантуй батыры исемен быел да Ленар Гыйззәтуллин яулады.

Кичен исә бәйрәм Мәдәният йорты каршындагы мәйданда дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсенең Сабантуй батыры исемен быел да Ленар Гыйззәтуллин яулады