Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә яңа парк ачылачак

Алда торган Республика, бистә, Нефтьчеләр көннәре, Татарстан нефтенең 70 еллыгы кебек истәлекле даталар хөрмәтенә, 29 август көнне Актүбәдә яңа парк ачылачак. Ул биредә яшәүчеләр өчен иң уңайлы урында - базар яны мәйданында төзелә. Андагы эш барышын тикшерү, кичектергесез мәсьәләләрне урында хәл итү максатыннан, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин парк...

Алда торган Республика, бистә, Нефтьчеләр көннәре, Татарстан нефтенең 70 еллыгы кебек истәлекле даталар хөрмәтенә, 29 август көнне Актүбәдә яңа парк ачылачак. Ул биредә яшәүчеләр өчен иң уңайлы урында - базар яны мәйданында төзелә.

Андагы эш барышын тикшерү, кичектергесез мәсьәләләрне урында хәл итү максатыннан, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин парк төзелеше мәйданында киңәшмә уздырды. Эшлекле сөйләшүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галеева, бистә башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, Актүбә округыннан сайланган депутатлар, район җирлегендә эшчәнлек итүче нефть сәнәгате, төзелеш, төзекләндерү һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Роза Галеева ясаган информациядән күренгәнчә, 15 мең 600 квадрат метр мәйданны үз эченә алган ял бакчасында балаларга уен, яшүсмерләргә волейбол, баскетбол мәйданчыклары, яшь гаиләләр, ял итү аллеяләре төзеләчәк. Аларда парлы эскәмияләр торачак, баганаларда электр яктырткычлары яначак. Якын көннәрдә "Татнефть" компаниясе вакытлы куллануга бирәчәк махсус техника ярдәмендә 136 төп нарат һәм чыршы агачы утыртылачак.

Бистә башлыгы мәгълүматлары буенча фикер йөрткәндә, күз алдына искиткеч манзара килеп баса. Бу хыял гына түгел. Актүбәлеләрнең башлаган эшләрен җиренә җиткерми туктаганнары юк әле. Әмма вакыт кыса, ә башкарасы эшләрнең очы-кырые күренми төсле. Без булган көнне "Тайгер" ҖЧҖ асфальт салу өчен җирлек әзерли, "Актүбә СМУы" төзүчеләре сәхнә мәйданчыгы ясый, бистәнең "Жилкомсервис" оешмасы эшчеләре биләмәне коймалау эшләре белән мәшгуль иде.

-Бәйрәмнәр җитәргә, паркны халык куллануына тапшырырга санаулы көннәр генә калып килә. Аның һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга, шул ук вакытта актүбәлеләрнең таләпчәнлеген, эстетик зәвыгын истә тотып, аны сыйфатлы итеп башкарырга, яңа утырткан агачларны даими сугаруны оештыру зарур, - диде Марсель Шәйдуллин һәм әлеге эшне башкарып чыгу өчен һәрьяклы ярдәмнең күрсәтеләчәген әйтте.

Актүбәдә 3 мәчет бар. Шуларның беренчесе - 1995 елда салынганы, инде тузарга да өлгергән. Шуңа да бирегә намаз укырга мөселманнар аз йөри икән. Иман йорты имамы Рәмис хәзрәт тәкъдименчә, бинаны ремонтларга һәм анда мәдрәсә ачарга кирәк. Балаларның җәйге каникуллары вакытында аны ял һәм тәрбия лагере итеп үзгәртү дә бары тик файдага гына булыр иде. Өстәвенә, биредә мондый тәҗрибәне кулланган булганнар инде.

Киңәшмәдә катнашучылар арасында бинага кагылышлы төрле фикерләр әйтелде. Кемдер аны яңарту ягында торды, кемдер сүтеп, яңасын салуның икътисади яктан отышлырак булуын яклады. Бәхәскә район башлыгы нокта куйды:

-Нинди генә халәттә булмасын, Иман йортын җимерү дин тотучылар хисен мыскыллау булыр иде. Без моңа юл куя алмыйбыз. 15 октябрь - Корбан бәйрәменә кадәр, мәчет бинасы тулысынча яңартылган булырга тиеш!

Соңыннан Марсель Шәйдуллин бистә биләмәсендәге чишмәләрнең торышы белән танышты.

Наил АБДУЛЛИН, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсендә яңа парк ачылачак