Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә ишегалды бәйрәмнәре гөрли

Узган атнада Актүбә эшчеләр бистәсендә Нефтьчеләр, Ленин урамнары һәм Губкин урамы, 42, 44, 46 нчы йортлар ишегалдында бәйрәмнәр үтте.

Аларда бистә җитәкчелеге дә һәрчак катнашып, тирә-ягыбызны матурлау һәм урамнарыбызны чиста тотуда өлешләрен кертүче оешма хезмәткәрләрен бүләкләп үтәләр.

Бу юлы да ишегалды бәйрәмнәрендә катнашучыларны тәбрикләп, район башлыгы урынбасары, бистә депутаты Роза Галеева, Актүбә бистәсе башлыгы Александр Севостьянов үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Соңыннан алар әлеге урамнарда яшәүче иң активларны, “Актүбә” идарә компаниясе һәм “Актүбә” предприятиесе вәкилләренә бүләкләр тапшырдылар. Алар шулай ук халыкны борчыган сорауларга да җавап бирделәр.

Бәйрәмдә катнашкан актүбәлеләр Гагарин исемендәге Мәдәният йорты коллективы тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын да яратып кабул иттеләр. “Барс” спорт мәктәбе хезмәткәрләре малайлар арасында – футбол, кызлар арасында волейбол ярышлары уздырдылар. Ишегалды бәйрәменнән “Көмеш су” учреждениесе коллективы да читтә калмады. Балалар алар оештырган уеннарда бик теләп көч сынаштылар.

Бәйрәмдә катнашучылар өчен Актүбә бистә Советы депутатлары Р.Галеева, А.Сучков, Р.Гомәров, “Актүб “ идарә компаниясе, 2 нче ТОС рәисе Б.Садыйкова, 3 нче ТОС рәисе Ә.Хәирова бүләкләр дә әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев