Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсендә исерек һәм әҗәтле шоферларны эзләделәр

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчелеге соңгы вакытта дәүләт автоинспекторлары, Азнакай районара суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре, "Маяк" газетасы редакциясе һәм җирле радиотелевидение компаниясе журналистлары белән спиртлы эчемлекләр кулланган килеш автомобиль руле артына утырган, штрафларын, әҗәтләрен вакытында түләмәгән һәм, билгеле инде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән машина йөртүчеләрне ачыклау...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчелеге соңгы вакытта дәүләт автоинспекторлары, Азнакай районара суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре, "Маяк" газетасы редакциясе һәм җирле радиотелевидение компаниясе журналистлары белән спиртлы эчемлекләр кулланган килеш автомобиль руле артына утырган, штрафларын, әҗәтләрен вакытында түләмәгән һәм, билгеле инде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән машина йөртүчеләрне ачыклау буенча берләштерелгән күчмә рейдлар уздыруга аеруча җитди әһәмият бирә.

ЮХИДИ инспекциясенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков, өлкән автоинспектор Радик Садертдинов, автоинспектор Айнур Хәкимов, полициянең участок уполномоченные Рим Әминев, суд приставлары бүлеге пристав-башкаручы Айгөл Сәйдәшева, журналистлар составындагы рейд бригадасы тикшерүләрнең чираттагысын Актүбә эшчеләр бистәсендә үткәрде.


...Ул көнне бистәнең Промышленная һәм Лесная урамнары кисешкән юл чатында берничә сәгать вакыт эчендә генә дә йөзгә якын җиңел автомобиль туктатылды. Алкогольле эчемлек кулланган, беркайда да эшләмәүче "ВАЗ-2606" һәм "ВАЗ-2114" машиналары хуҗаларына административ эш кузгатылды. 12 яшькә җитмәгән балаларын махсус утыргычларсыз йөрткән 1, дәүләт теркәү номерлары танылмаслык дәрәҗәдә пычранган - 4, куркынычсызлык каешларыннан файдаланмаган - 5, машина йөртү таныклыгы булмаган һәм штрафын түләмәгән 1 әр кешегә административ беркетмә төзелде.


Тикшерү узучы автомобиль хуҗаларының тиешле документлары урында ук ЮХИДИ һәм суд приставлары бүлеге мобиль компьютерларының мәгълүматлар базасы белән чагыштырылды. Нәтиҗәдә, штрафлары (гомуми суммасы - 8 мең 500 сум) түләнмәгән 7 кеше, пенсия фондына 19 мең сум, "Мегафон" компаниясенә 1 мең 700 сум күләмендә әҗәтләре җыелучылар ачыкланды. Үзләренең бурычларын алар суд пристав-башкаручысына урында ук түләделәр.


Әлеге чара барышында автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларга суд тарафыннан билгеләнгән административ штрафларны вакытында түләмәгән очракта аның бәясенең икеләтә артасын, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартылу янавын аңлаттылар.


Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсендә исерек һәм әҗәтле шоферларны эзләделәр