Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

5 ноябрь көнне Азнакай район һәм шәһәр Мәдәният йортында узган Уңыш бәйрәмендә, авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре,эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, аграр тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Азнакайда элек-электән эшсөяр халык яши, район игенчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерү күрсәткечләре буенча республикада лаеклы урын тота, менә инде ике ел рәттән тулаем икмәк җыеп алу буенча беренче урында бара. Табигать шартларының кырыс килүенә...

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре,эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, аграр тармак ветераннары!


Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм. Азнакайда элек-электән эшсөяр халык яши, район игенчелек һәм терлекчелек продуктлары җитештерү күрсәткечләре буенча республикада лаеклы урын тота, менә инде ике ел рәттән тулаем икмәк җыеп алу буенча беренче урында бара. Табигать шартларының кырыс килүенә дә карамастан, быел да игенчеләребез республика күләмендә иң күп уңыш - 150 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештерделәр. Азнакай ягына янә икмәк даны кайтты. Районыбыз терлекчеләре дә елдан-ел зур уңышларга ирешә. Ит-сөт җитештерү күләме, терлекләрнең баш саны артты. Табыннарыбыз мул, өстәлләребез түрендә җир йөзендә иң кадерле ризык - ипекәй тора икән, бу авыл хезмәтчәннәренең җан җылысын биреп, фидакарь хезмәт куюы нәтиҗәсе. Көнне-төнгә ялгап басуларда мул уңыш үстерүегез, ит-сөт җитештерүегез, гомумән халкыбызны азык-төлек белән тәэмин итүегез өчен чын йөрәктән эчкерсез рәхмәтебезне белдерәбез.
Хөрмәтле игенчеләр, терлекчеләр, агросервис, әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре, ветераннар! Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек, күтәренке рух һәм хезмәтегездә яңа уңышлар телим. Тормышыбыз имин булсын, язын тургайлар сайрасын, сөекле Тукаебыз әйткәнчә: "Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яусын!"


Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 5 ноябрь кљнне Азнакай район һәм шәһәр Мәдәният йортында узган Уңыш бәйрәмендђ, авыл хезмәтчәннәре...