300 сум урынына – 1500 сум штраф
1 июльдән РФ Административ хокук бозулар кодексына машина йөртүчеләр өчен штрафларны күп мәртәбә арттыручы төзәтмәләр үз көченә керде. Атап әйткәндә мәҗбүри тукталыштан кала, транспорт чараларын җәяүлеләр кичүендә яки аның алдыннан 5 метр кала туктату яки тукталу кагыйдәләрен бозып, транспорт чараларын тротуарда калдыру кесәгә 1000 сум белән "сугачак", әлегә моның өчен...
1 июльдән РФ Административ хокук бозулар кодексына машина йөртүчеләр өчен штрафларны күп мәртәбә арттыручы төзәтмәләр үз көченә керде. Атап әйткәндә мәҗбүри тукталыштан кала, транспорт чараларын җәяүлеләр кичүендә яки аның алдыннан 5 метр кала туктату яки тукталу кагыйдәләрен бозып, транспорт чараларын тротуарда калдыру кесәгә 1000 сум белән "сугачак", әлегә моның өчен 300 сум штраф каралган иде.
Моннан тыш, машиналар тиешсез урында калдырылган очракта, юл инспекторлары сезнең машинаны штраф-стоянкага да озата ала. Эвакуатор өчен дә аерым түләргә кирәк булачак.
1 июльдән тәрәзәләре тонировкаланган машиналарның дәүләт номерларын алачаклар. Ул тонировканы салдырган очракта гына кире кайтарыла.
Штрафлар күләме ничек артты?
Административ кагыйдә бозу
|
Җаваплылык 2012 елның 30 июненә кадәр
|
Җаваплылык 2012 елның 1 июленнән
|
Транспорт чараларын җәяүлеләр кичүендә яки аның алдыннан 5 метр кала туктату яки машинаны тротуарда калдыру
|
300 сум штраф
|
1000 сум штраф
|
Маршрут транспорт чаралары өчен каралган урыннарда яки аннан 15 метрдан да якын туктау
|
Кисәтү яки 100 сум штраф
|
1000 сум штраф
|
Транспорт чараларын трамвай юлларында туктату яки калдыру яисә мәҗбүри тукталыштан кала транспорт чараларын юл читеннән беренче рәттән ераграк туктату яки калдыру
|
100 сум штраф
|
1500 сум штраф
|
Юл билгеләре яисә юлның машиналар йөри торган өлешендәге сызыклары белән тукталышны тыю яки транспорт чараларын калдыру таләпләрен үтәмәү
|
300 сум штраф
|
1500 сум штраф
|
Маршрут транспорт чаралары өчен каралган полосада тукталу
|
Кисәтү яки 300 сум штраф
|
1500 сум штраф
|
Торак зоналарда транспорт чаралары хәрәкәте өчен расланган кагыйдәләрне бозу
|
500 сум штраф
|
1500 сум штраф
|
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев