Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Балачак еллары аеруча хәтердә. Әтиебез сугышка киткәндә әни ике бала белән кала. Абыема ул чакта дүрт, миңа - ике яшь. Кечкенә булсам да, бөтенесе...

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндерде. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга бик күп еллар үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Балачак еллары аеруча хәтердә. Әтиебез сугышка киткәндә әни ике бала белән кала. Абыема ул чакта дүрт, миңа - ике яшь. Кечкенә булсам да, бөтенесе дә бүгенгедәй күз алдымда. Әниебез көнне-төнгә ялгап эшләде. Язын атлар белән сабан сөрсә, җәен чалгы белән печән чапты. Көзен урак белән урып бәйләнгән көлтәләрне барабанга тыгып молотилка алдында көннәр, төннәр буе басып тора иде. Аны алыштырырга кеше дә булмый: авылда картлар да, балалар гына... Өйдә ашарга бәрәңге дә юк. Исемдә, әнием матур күлмәк-яулыкларын баерак авылларга (Мәнәүз, Карамалы) барып бәрәңгегә алыштырып кайтып, көннекен-көнгә бүлеп куя идек. Аш дигәнебез дә суга салган бәрәңге генә, салырга тозы да юк. Шуны пешереп, абый белән әнигә ындырга ашарга илтә идек.

Икмәк сугулар беткәч, аны арбаларга төяп кыш буе Бөгелмә, Ютазы пунктларына ат белән ташыдылар.

Яз көне карлар эреп, җир өсләре ачыла башлагач, көздән калган бәрәңгеләрне җыеп, изеп камыр сыман итеп пешереп ашадык. Урманнарга үлән чыга башлагач, балтырган, кукы, кычыткан җыйдык. Кайбер көннәрне өйдә бер кабымлык ризык та булмый. Шул чакларда әни ике баланы кочаклап, яккан мичкә карап, елар иде... Юклык өстенә, заем салымнары да түләргә кирәк.

Ул елларның авырлыгы турында язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Күпме авырлыклар күрдек без. Ләкин бер кеше дә тормыш авырлыгыннан сыгылып төшмәде. Инде картлыгыбыз рәхәт тормышта уза. Яшьләр бу тормышның кадерен белсеннәр, ил-көннәр тыныч, имин булсын!

Минзифа МОСТАФИНА-ИСӘНБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне