Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2014 елда Азнакай республика программаларын актив тормышка ашырачак

2014 елда, моңа кадәрге еллардагы кебек үк, Азнакай районы республика программаларын актив тормышка ашырачак. Сезне шуларның кайберләре белән таныштырабыз. Социаль ипотека Шәһәрнең Радужная урамындагы 3 нче 144 фатирлы торак йортның икенче чираты сафка басачак. Андагы 96 фатирның 80 е - социаль ипотека буенча. Моннан тыш 90 фатирлы йорт төзелә. Аз...

2014 елда, моңа кадәрге еллардагы кебек үк, Азнакай районы республика программаларын актив тормышка ашырачак. Сезне шуларның кайберләре белән таныштырабыз.

Социаль ипотека

Шәһәрнең Радужная урамындагы 3 нче 144 фатирлы торак йортның икенче чираты сафка басачак. Андагы 96 фатирның 80 е - социаль ипотека буенча. Моннан тыш 90 фатирлы йорт төзелә.

Аз катлы йортлар

Шәхси торак программасы буенча гомуми күләме 19,5 мең кв. м булган 230 йорт салыначак.

ФАП

Фельдшер-акушер пунктының модульле бинасы Күктәкә авылында төзеләчәк.

ФАП һәм амбулаторияләрне капиталь ремонтлау

Мәлбагыш, Мәсгут, Чемодур, Таллы Бүләк, Баланлы Бүләк авылларындагы ФАПлар, Чалпы һәм Актүбәдәге амбулаторияләр яңартылачак.


Күп функцияле комплекслар (авыл клублары)


Шундый комплекс Мәндәй авылында файдалануга тапшырылачак.


Ишек алларында спорт мәйданчыклары ясау


Кварталларда 5-6 мәйданчык булдыру планлаштырыла.


Күпкатлы йортларга капиталь ремонт уздыру


Азнакай шәһәрендә:
Ленин ур., 24,
Төзүчеләр ур., 11,
Солтангалиев ур., 25,
Ленин ур., 16
Хәсәнов ур., 10,
Сөембикә ур., 15,
Нахимов ур., 4,
Ленин ур., 9,
Лобачевский ур., 3,
Солтангалиев ур., 33,
Шәйхетдинов ур., 1,
Гагарин ур., 29,
Хәсәнов ур., 23,
Солтангалиев ур., 22,
Ленин ур., 20,
Ямашев ур., 6,
Тукай ур., 25,
Тукай ур., 1,
Хәсәнов ур., 4,
Тукай ур., 6,
Подстанция-21 ур., 10,
Вәлиханов ур., 4,
Сөембикә ур., 4,
Вәлиханов ур., 16,
Болгар ур., 36,
Солтангалиев ур., 24,
Болгар ур., 14,
Төзүчеләр ур., 9.
Актүбә бистәсендә:
Комаров ур., 22а,
Губкин ур., 42а,
Нефтьчеләр ур., 8в,
Нефтьчеләр ур., 5а,
Нефтьчеләр ур., 8а,
Губкин ур., 2.
Балтач авылында:
Яшьләр ур., 1.



Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау

Азнакай шәһәренең 6 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе,
Кәкре Елга авылы урта гомумбелем бирү мәктәбе,
Җиңү бистәсе урта гомумбелем бирү мәктәбе,
Актүбә бистәсендәге 2 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе.



Уңайлы мохит


Азнакайдагы 2 нче, 7 нче урта гомумбелем бирү мәктәпләре,
"Ак чишмә" инвалидларны тернәкләндерү үзәге.



Авылны эчәр су белән тәэмин итү


Мәлбагышны су белән тәэмин итүнең проект-смета документациясен эшләү,
Балтач авылындагы су бирү системасын реконструкцияләү,
Мәлбагыш авылындагы су линиясенә капиталь ремонт ясау,
Тымытыктагы су бирү челтәрләрен реконструкцияләү.


Урамнарны яктырту


Районның торак пунктларында урам утлары булдыру.


Ветеринария хезмәте биналарын капиталь ремонтлау


Азнакай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе өчен лаборатория бинасы төзү,
Кәкре Елга авылында блок-модульле ветеринария пункты булдыру.



Күп функцияле үзәк (МФЦ)

Шәһәрнең Солтангалиев ур., 24 йортка урнашкан МФЦ бинасына капиталь ремонт ясау.


Социаль-мәдәни сфера объектларын капиталь ремонтлау


"Ак чишмә" инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә капиталь ремонт ясау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2014 елда Азнакай республика программаларын актив тормышка ашырачак