Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

10-11 апрельдә районыбызда Татарстан язучылары катнашында татар әдәбияты көннәре уза

10-11 апрельдә районыбызда ТР Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан җитәкчелегендә бер төркем язучылар катнашында татар әдәбияты көннәре узды. Ул 10 апрельдә кичен шәһәребез Мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә белән башланды. Кунакларны дәртле моңнары белән тальянчылар ансамбле каршы алды. "Җанашым" фольклор ансамбленең милли уеннары Казан кунакларын авылга, яшьлекләренә алып кайткандай булды. Фойеда...

10-11 апрельдә районыбызда ТР Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан җитәкчелегендә бер төркем язучылар катнашында татар әдәбияты көннәре узды.
Ул 10 апрельдә кичен шәһәребез Мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә белән башланды. Кунакларны дәртле моңнары белән тальянчылар ансамбле каршы алды. "Җанашым" фольклор ансамбленең милли уеннары Казан кунакларын авылга, яшьлекләренә алып кайткандай булды. Фойеда язучыларның китапларын сату, Азнакай һәм Актүбә уенчыклары, китап күргәзмәләре оештырылды.
-Сезне искиткеч матур табигате, мәгърур Чатыр таулары, "кара алтын" һәм икмәккә бай җирләре, җанга дәва бирүче көмеш чишмәләре, ә иң әһәмиятлесе, хезмәт сөючән халкы белән дан тоткан Азнакай җирендә күрергә бик шатбыз, - дип сәламләде кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Ул Азнакай ягының талантларга бай булуын, татар әдәбиятына Гариф Галиев, Әнәс Кариев, Флера Гыйззәтуллина, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев кебек мәшһүр әдипләрне, сәнгать өлкәсенә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров, Зәйнәп Фәрхетдинованы бирүен, бүген дә иҗат чишмәсенең гөрләп агуын билгеләп үтте.
Татарстан Язучылар берлеге сафын соңгы елларда районыбыздан Фәйрүзә Исмәгыйлова, Әнәс Исхаков, Рөстәм Закуанов, Резеда Шәрипова исемнәре тулыландырды.
Олуг язучыбыз, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Мәхмүт Хәсәнов эзләрен дә саклый Азнакаебыз. Районда Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия булдырылып, иҗат һәм сәнгать әһелләренә бирелә.


"Маяк" газетасы каршында эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсе егермегә якын әгъзаны берләштерә. Район башлыгы ярдәме белән быел "Гөлстан"чыларның иҗатын туплаган җыентык дөнья күрде. Өлкәннәрнең үкчәсенә басып, яшь иҗатчылар буыны үсә.
-Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, үткәнне белмичә торып, киләчәкне корып булмый. Төбәгебезнең данлы тарихы, танылган шәхесләре турында бай эчтәлекле Азнакай китабы дөнья күрде. Читтә яшәп гомерләре буе Азнакайга дан җырлаган күренекле якташларыбызның да аңа зур өлеше керде. Бүген без барчагыз белән дә чиксез горурланабыз, сез ирешкән уңышларга сөенеп яшибез, хезмәтегез алдында тирән рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Марсель Зөфәр улы.
ТР Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбан Азнакайның әдәбиятка затлы әсәрләр тудырган әдипләр бүләк итүен, өметле яшьләр тәрбияләвен, әдәбиятыбызны үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Азнакайга чакырып, шушындый матур чара оештырганнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Озак еллар районыбызда җитәкче урыннарда эшләп, аның социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән шагыйрь Рөстәм Закуанов, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Марсель Галиев, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров якташларына җылы сүзләрен, ихлас теләкләрен әйттеләр. Алар Азнакайның кабат төрле юнәлешләрдә уңай яктан яңгыравына, әдәби багланышларның яңаруына, район белән милли җанлы, әдәбиятка һәм язучыларга игътибарлы булган башлык җитәкчелек итүенә куанычларын һәм туган яклары белән чиксез горурлануларын белдерделәр.
Кичәдә Туфан Миңнуллин исеме иң якты хисләр белән искә алынды. Безнең як халкы аның белән бәйле матур хәтирәләрне һәрчак күңел түрендә саклый, аның Азнакай кияве булуы белән горурлана.
"Ел китабы" номинациясендә 8 тапкыр беренчелекне алган язучы Нәбирә Гыйматдинова, драматург Хәбир Ибраһимов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Клара Булатова, юмор остасы, язучы Алмаз Хәмзин чыгышларын да зал яратып тыңлады. Районыбызда яшәп иҗат итүчеләр исеменнән шагыйрь Илдус Гыйләҗев сүз алды.

Кичә танылган җырчылар Миргаяз Шәрәфиев, Язгөл, Ландыш Шәрәфиева, "Бәхет" вокаль ансамбле, "Лилия", "Балачак" бию ансамбльләре җыр-биюләре белән үрелеп барды. Азнакай халык театры Фоат Садриевның "Җәмиләнең җенләнүе" дигән әсәреннән өзек күрсәтте.
Очрашу татарның гимнына әверелгән күмәк "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Икенче көнне язучылар Азнакай "Нефтемаш" заводына, туган якны өйрәнү музеена, "Азнакай сувениры" халык кәсебе йортына, "Дельфин" су-сәламәтләндерү үзәгенә сәяхәт кылдылар.
Әдәбият көннәре кысаларында 11 апрельдә район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист Дамир Асыловны искә алу һәм вафатыннан соң "Рухият" нәшриятында чыккан "Җир маеның бар җае" китабын тәкъдир итү кичәсе үтте.
Анда әдипләрдән Татарстан язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Рәфис Корбан, шагыйрәләр Клара Булатова, Нәҗибә Сафина, Шәмсия Җиһангирова, Фәйрүзә Исмәгыйлова, язучылар Нәбирә Гыйматдинова, Әхәт Гаффар, Зиннур Мансуров, Марсель Гарипов, Альберт Хәсәнов, танылган якташыбыз белән озак еллар бергә иңгә-иң эшләгән Бөгелмә шәһәре татар иҗтимагый үзәге вәкилләре, иҗатташ дуслары, шәһәребезнең әдәбият сөючеләре, республика һәм район матбугаты, радио-телевидение журналистлары катнашты.
Танылган якташыбызны искә алу кичәсен район үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге директоры Лилия Мортазина ачты һәм Дамир Асыловның тормыш, иҗат юлы белән таныштырды.
Республика күләмендәге танылган журналист булып җитешкәнче Дамир Сәетгәрәй улы озын тормыш юлы уза. Туган авылы Сәпәйдә җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң берара колхозда эшләп ала. Аннан 14 ел буена "Азнакайнефть" идарәсендә нефтьче була. Шунда эшләгәндә урта мәктәп, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый һәм, гомер булмаган хәл - шунда ук ул вакыттагы "Социалистик Татарстан" газетасының нефть районнарындагы үз хәбәрчесе итеп билгеләнә...
Мөхтәрәм якташыбызга бәйле истәлекләре белән аның хезмәттәшләре, иҗади дуслары, авылдашлары, балалары уртаклашты. Очрашуның икенче өлешендә яңа гына чыккан беренче һәм соңгы "Җир маеның бар җае" китабын тәкъдир итү булды.
Аннан соң делегация Сәпәй авылы зиратында мәңгелек кичерүче Дамир Асылов кабере янында булды һәм аңа чәчәкләр салды.
Шул ук көнне язучылар Кәкре-Елга, Урсай, Тымытык, Чалпы авылларында мәктәп укучылары һәм халык белән очрашты. Чалпы авылы мәктәбендә мәгърифәтче һәм галим Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә такта ачылды.
Кичен Балалар иҗаты үзәгендә Азнакай китабын тәкъдир итү һәм быелгы лауреатларга Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия тапшыру тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1011 апрельдә районыбызда Татарстан язучылары катнашында татар әдәбияты көннәре уза