Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 ноябрьдә суд приставлары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Суд приставы - ул суд карарларын үзвакытында мәҗбүри үтәтүче җаваплы хезмәткәр. Сүзебез үз эшенең чын остасы булган Азнакай районы суд приставлары бүлегенең суд приставы - башкаручысы Зөлфия Гәрәйшина турында. Азнакай кызы ул. 2010 елда РФ ЭЭМ каршындагы Казан юридик институтын тәмамлап, юрист белгечлеге алган. Шул ук елны суд приставы -...

Суд приставы - ул суд карарларын үзвакытында мәҗбүри үтәтүче җаваплы хезмәткәр. Сүзебез үз эшенең чын остасы булган Азнакай районы суд приставлары бүлегенең суд приставы - башкаручысы Зөлфия Гәрәйшина турында.

Азнакай кызы ул. 2010 елда РФ ЭЭМ каршындагы Казан юридик институтын тәмамлап, юрист белгечлеге алган. Шул ук елны суд приставы - башкаручысы булып эшли башлый. Яшь белгеч тиз арада үзен тырыш, хезмәт сөючән һәм җаваплы хезмәткәр буларак күрсәтте. Үрнәк хезмәте һәм ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы суд приставлары Федераль хезмәтенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ярдәмчел, хезмәттәшләренә һәм өлкәннәргә ихтирамлы һәм игътибарлы Зөлфияне коллективта да яраталар һәм хөрмәт итәләр.


Форсаттан файдаланып, барлык суд приставы хезмәткәрләрен бәйрәмебез белән котлыйм. Гаиләләрендә иминлек, сәламәтлек, җаваплы эшләрендә уңышлар телим!


Дилүс Рәфыйков,

суд приставларының Азнакай район бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 ноябрьдә суд приставлары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр