Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

1 июленнән Татарстанда пособиеләрне турыдан түләүгә күчерәләр

2015 елның 1 июленнән Татарстанда мәҗбүри социаль страхование буенча пособиеләрне турыдан түләүгә күчү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла башлый. Безнең республика - әлеге эксперенментта катнашучы 8 Россия төбәгененең берсе. Проектның максаты һәм үзгәреш сәбәпләре, шулай ук аны тормышка ашыру өчен нинди чаралар күреләчәге хакында сишәмбе көнне Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә...

2015 елның 1 июленнән Татарстанда мәҗбүри социаль страхование буенча пособиеләрне турыдан түләүгә күчү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла башлый. Безнең республика - әлеге эксперенментта катнашучы 8 Россия төбәгененең берсе.

Проектның максаты һәм үзгәреш сәбәпләре, шулай ук аны тормышка ашыру өчен нинди чаралар күреләчәге хакында сишәмбе көнне Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә узган семинарда аңлаттылар. Анда Социаль страхование фонды төбәк бүлекчәсенең 10 нчы филиалы бүлек начальниклары Лиия Мугаффарова, Ирина Гатина, Азнакай бүлекчәсе баш белгече Альбина Хәсәнова һәм эш белән тәэмин итүчеләр катнашты.

- Бүген социаль өлкәнең барлык тармакларында да модернизация бара, - дип билгеләп үтте семинарны ачып Лилия Мугаффарова. - Хәзергә больничный листлар предприятие, оешмалар бухгалтерияләре тарафыннан түләнә. Социаль страхование фонды аша турыдан түләүгә күчү оешманың әйләнештәге акчасын янга калдырырга, отчет төзүне гадиләштерергә мөмкинлек бирә. Хезмәткәр өчен файдасы шунда: пособие алу хезмәт хакы түләү вакытына һәм эш белән тәэмин итүченең финанс хәленә бәйле булмаячак.

Шулай итеп, вакытлыча эшкә яраксызлык (больничныйлар), йөклелек һәм бала табу, иртә срокта йөклелек белән исәпкә басу, бала туу, бала карау, производствода зыян күрү сәбәпле өстәмә отпуск буенча пособиеләр түләү тәртибе схемасы 1 июльдән тулысынча үзгәрәчәк.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, пособиеләрнең күләме һәм хиаплау формуласы үзгәрми. Бары социаль страхование фонды, эш белән тәэмин итүче һәм хезмәткәр арасындагы үзара йогынты гына үзгәрәчәк.

Пособиеләрне исә социаль страхование фонды филиаллары хезмәткәрнең теләге буенча банктагы шәхси счетка яки почта аша күчерәчәк.

Резеда ШӘРИПОВА

Саннар һәм фактлар

2014 елда Азнакай районында авыру сәбәпле 112769 көн калдырылган, 9387 эшкә яраксызлык листы түләнгән, 358 хатын-кыз йөклелек һәм бала табу буенча пособие алган. Мәҗбүри социаль страхование буенча барлыгы 118 452 173 сум тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 июленнән Татарстанда пособиеләрне турыдан түләүгә күчерәләр