Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел фейерверклары Азнакайда тыелырга мөмкин

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр янгынга каршы махсус режим кертү турындагы фәрманга кул куйды. Әлеге документ нигезендә сәнагәть, транспорт, инфраструктура, ягулык-энергетика комплекслары (шул исәптән сызыклы) объектлары чигеннән мең метр, торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыклары, халык күп йөри торган объектлар чигеннән 300 метр...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр янгынга каршы махсус режим кертү турындагы фәрманга кул куйды.

Әлеге документ нигезендә сәнагәть, транспорт, инфраструктура, ягулык-энергетика комплекслары (шул исәптән сызыклы) объектлары чигеннән мең метр, торак-коммуналь һәм авыл хуҗалыклары, халык күп йөри торган объектлар чигеннән 300 метр ераклыкта булган территорияләрдә пиротехника әйберләрен куллану тыела.

Шәһәрдә йортлар, биналар болай да бер-берсенә якын урнашкан. Шуңа күрә муниципаль берәмлекләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауны тәэмин итеп, пиротехниканы куллану урыннарын үзләре билгелиячәк. Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итүенчә, приротехниканы саклау, сату һәм куллау вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга 1000 - 5000 сум, җаваплы затларга 6000 - 50000 сум штраф салыначак. Юридик зат булмаган эшмәкәрләргә шул ук күләмдә штраф яисә эчшәнлекне административ туктатып тору, ә юридик затларга 150000 - 1000000 штраф яисә эчшәнлекне административ туктатып тору җәзасы каралган.

Приротехниканы сату таләпләре дә бик каты.

- Пиротехника бик хәвефле продукция. Аны саклау һәм сату норматив документларның янгынга каршы таләпләре үтәлгән очракта гына рөхсәт ителә, - ди Азнакай районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Равил Хөсәенов. - Сатып алучыга шапылдавыкларга кагылмыйча гына аның тышындагы һәр язуны күреп, укый алуны тәэмин итү шарт булып тора. Инструкция аңлаешлы шрифт белән рус телендә язылган булырга тиеш.

Пиротехник әйберләрне сатырга тыелган урыннар да шактый: торак йортларда урнашкан кибетләр, лареклар һәм киосклар, янгын куркынычы булган сәнәгать обълары территорияләре, вокзал биналары, гомумкулланыш транспорт чаралары, базар һәм сату зоналарында урнашкан лотоклар. Азнакай халкы пиротехник әйберләрне законсыз сату очраклары турында 7-19-19 телефонына шалтратып хәбәр итә ала.

Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел фейерверклары Азнакайда тыелырга мөмкин