Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тыңгысыз Марсель ага

Тымытык авылында 5 балалы Кашаповлар гаиләсендә дүртенчесе булып дөньяга килә Марсель Кашаф улы. Авыр сугыш еллары була ул. Ачлык-ялангачлык. -Торырга юньле йортыбыз да юк иде, - дип искә ала ул чорларны. - Колхозның сигез почмаклы йортында яшәдек. Көзен колхоз өй түбәсен салам белән ябып бирә иде. Ягарга тирес беткәч, шул...

Тымытык авылында 5 балалы Кашаповлар гаиләсендә дүртенчесе булып дөньяга килә Марсель Кашаф улы. Авыр сугыш еллары була ул. Ачлык-ялангачлык.

-Торырга юньле йортыбыз да юк иде, - дип искә ала ул чорларны. - Колхозның сигез почмаклы йортында яшәдек. Көзен колхоз өй түбәсен салам белән ябып бирә иде. Ягарга тирес беткәч, шул түбә саламы алына. Язга өйнең бәбкәләре генә тырпаеп кала. Ык ярыннан тал кисеп тә ташыдык.

Җиде класс белемне авыл мәктәбендә ала ул. Спорт түгәрәкләрен бик ярата. Чаңгы һәм көрәш ярышларында алган грамоталары әле дә саклана. Җәйге каникул чорында тракторда прицепщик, комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Мәктәпне тәмамлагач, тракторчылар курсына китә. Аннары инде җиң сызганып авылга эшкә кайта. ДТ-74 белән ашлык чәчеп, көзен игеннәрне "Сталинец-6"да җыеп ала. Тракторчы егетне хәрби хезмәткә дә танк дивизиясенә алалар. Польша җирендә 3 ел сапер булып хезмәт итә. Танкларның су аша кичүен сынауда катнаша. Берчак танкларның берсе су астында сүнеп кала, Марсель ике дә уйламый иптәшләрен коткарырга ашыга. Бу батырлыгы өчен "Хәрби хезмәт отличнигы" исеме бирелә, туган якларына отпуск белән бүләкләнә.

Хәрби хезмәттән кайткач, АЛПДСка шофер булып урнаша. Бер үк вакытта Лениногорск нефть техникумында укый. Белемле, техниканы яхшы үзләштергән егетне автомеханик итеп куялар. Аның оештыру сәләтен күреп алган УПНП КРСның баш инженеры Расил Әхмәтов аны үз янына өлкән механик итеп чакыра. Туганнары Фоат Сәгъдиев һәм Бүләк Гарифуллина, балалары да шушы оешмада эшләп, тулы бер Кашаповлар династиясе барлыкка килә.

Соңрак Марсель Кашаповны скважиналар ремонты цехына күчерәләр. Торбаларны йөртү уңайлырак булсын өчен машинага махсус җайланма да уйлап таба алар бу чорда. "Алга" колхозына - 2, Әсәйгә -1 икмәк киптерү агрегатлары да ясап бирәләр.

1966 елда авылдашы Роза белән гаилә корып, 2 кыз, 1 малай үстерәләр, алар инде үз тормышлары белән яши.

Марсель ага лаеклы ялга чыккач та кул кушырып утырмый. Үзенең МАЗ машинасы белән инде 5 ел "Азнакай" агрофирмасының урып-җыю эшләрендә катнаша. Урманай, 1 Май, Митрәй авыл халкы, игенчеләре дә аны инде үз итеп бетергән. Машинасында көненә 50-60ар тонна икмәк ташый. Җитәкчеләр хезмәтеннән бик канәгать, эш нәтиҗәләре буенча ел да бүләкләр, рәхмәтләргә лаек була.

Урып-җыю тәмамлангач та ул МАЗы белән һәрчак юлда. Азнакай шәһәре, район халкын вакташ, тирес, ком ишесе белән тәэмин итә. Үзе яшәгән Манаков урамында аны олысы-кечесе хөрмәт итә. Урам старостасы Рәфәт Мәгъдиев мактап бетерә алмый: "Нәрсәгә тотынса да кулыннан килә, игелекле, изге җанлы кеше ул", - ди.

Кашаповлар яшәгән ихата матурлыгы, ыспайлыгы белән әллә каян күзгә ташланып тора. Марсель аганың бөтен төр эш коралы һәрчак кул астында, әзер тора. Менә шушы җитүле тормышта рәхәтләнеп бергә-бергә яшисе иде дә бит, ни кызганыч, Роза апа гына бу дөньядан иртәрәк китеп барды шул. Әле ярый туганнары, балалары, оныклары бар, алар белән аралашып, мәшәкатьләрне уртак итеп яши.

Әнә шулай үз гомерендә хезмәттән башканы белмәгән ветеран бүген дә сафта, кешеләргә кирәкле. Үзенең әнә шул кирәклеген тоеп яшәү аны борчулы уйлардан аралый да инде.

Васил Бикташев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тыңгысыз Марсель ага