Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәрбия эшендә барыбыз да җаваплы

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин мәгариф идарәсе психологы, КДНның актив әгъзасы, җәмәгать тәрбиячесе Асия Хөсәеновага Рәхмәт хаты тапшыра Соңгы вакытта Россия һәм Татарстан хөкүмәте гаилә ныклыгы, балалар тәрбияләү, аларны караучысыз калдырмау, ятимлектән аралау мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. Авыр тормыш хәлендә калган, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән...

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин мәгариф идарәсе психологы, КДНның актив әгъзасы, җәмәгать тәрбиячесе Асия Хөсәеновага Рәхмәт хаты тапшыра

Соңгы вакытта Россия һәм Татарстан хөкүмәте гаилә ныклыгы, балалар тәрбияләү, аларны караучысыз калдырмау, ятимлектән аралау мәсьәләләренә җитди игътибар бирә.

Авыр тормыш хәлендә калган, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән җәмәгать тәрбиячеләре институты турында закон кабул ителеп, аның нигезендә район җирлегендә дә төрле өлкәләрдә эшләүче, халык арасында абруй казанган җитәкчеләр, хезмәткәрләр, депутатлар арасыннан җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнде һәм алар бу вазифаны намус эше санап, аңа зур активлык белән кереште.

Узган атнада җәмәгать тәрбиячеләренең район слеты үтте. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин слетны ачып ясаган чыгышында киләчәк буын язмышына битараф булмаган, шундый да мөһим һәм кирәкле эшкә алынган райондашлар белән горурлану һәм аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Балаларыбыз кырын юлга баскан, суд скамьясына утырган, әле яши генә башлап инде язмышларын җимерергә дә өлгергән икән - боларның барсы өчен дә иң беренче чиратта без, өлкәннәр гаепле, - диде профилактик эшчәнлекне активлаштырырга кирәклегенә басым ясап Марсель Зөфәр улы. Ул соңгы ике елда яшүсмерләр арасында җинаятьләр кылуның сизелерлек кимүен җәмәгатьчелек тәрбиячеләре эшчәнлегенең уңай нәтиҗәсе буларак бәяләде. Бүгенге көндә балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең профилактика учетында 62 үсмер тора. Аларның һәркайсына җәмәгатьчелек тәрбиячесе беркетелгән. Җәмәгатьчелек тәрбиячеләре арасында район һәм шәһәр Советларының 9 депутаты, 14 предприятие һәм оешма җитәкчеләре, белгечләре, полиция, медицина, мәдәният, мәгариф, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, спорт тренерлары һ.б. бар. Аларның балалар белән тыгыз элемтәдә торуы, тәрбияви чаралар күрүе нәтиҗәсендә узган ел 16, быелның 3 аенда гына да 13 яшүсмер тәртибе төзәлеп, учеттан төшерелде.

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җәмәгатьчелек тәрбиячеләре белән уку-семинарлар үткәрә, методик ярдәм күрсәтә.

Балалар белән нәтиҗәле эшләп килүче җәмәгать тәрбиячеләре, яшь буынның сәламәт, сәләтле булып үсүен кайгырткан хезмәт коллективлары исемләнде. Әйтик, "Татнефть" ААҖнең ярдәме районыбызның бөтен өлкәсендә дә үзен сиздерә. Соңгы ун елда гына да нефтьчеләр шәһәребезгә никадәр спорт корылмасы төзеп бирде! Балаларыбыз аның карамагындагы сәламәтләндерү лагерьларында сихәтлеген ныгыта, рәхәтләнеп ял итә.

Слетта "Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" район конкурсына тәкъдим ителеп, "Хезмәттәшлек", "Балачакны яклау", "Танылу", "Уңышка юл", "Профи", "Күңел экологиясе" номинацияләрендә җиңү яулаган һәм балалар тәрбияләүдә, КДН эшчәнлегендә зур активлык күрсәткән җәмәгать тәрбиячеләренә район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Беренче коймак төерле була, диелсә дә, районыбызда тәүге тапкыр үтүче слет югары дәрәҗәдә оештырылган иде. КДН рәисе Альбина Темирбулатованың чыгышында, Азнакай телевидениесе тарафыннан әзерләнгән фильмда җәмәгать тәрбиячеләренең эшчәнлеге тулысы белән чагылды. Өлкәннәрнең бу тантанасына матур бизәк өстәп балалар иҗат төркемнәре үзләренең сәхнә осталыгын күрсәтте.

Хуш, мондый күңелле дә, бер үк вакытта тәрбия эшенең мөһим якларын һәм проблемаларын чагылдырган, аңа бәя дә биргән чаралар киләчәктә дә уздырылып торсын, матур традициягә әверелсен.

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев