Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төнге сынау

Нефтьче һөнәре, бик четрекле булуына күрә, үз-үзеңә дә, башкаларга карата да гаять таләпчән булуны сорый. Шуңа күрә теге яки бу затны эшкә алганда нефть оешмаларында кешенең тышкы ыспай кыяфәтенә карап кына хөкем йөртмиләр, беләгенә, йөрәгенә дә карыйлар. Элегрәк исә, аерым очракларда, эшче куллар яллаганда ахыр сүзне оешманың башлыгы түгел, бригадирлар,...

Нефтьче һөнәре, бик четрекле булуына күрә, үз-үзеңә дә, башкаларга карата да гаять таләпчән булуны сорый. Шуңа күрә теге яки бу затны эшкә алганда нефть оешмаларында кешенең тышкы ыспай кыяфәтенә карап кына хөкем йөртмиләр, беләгенә, йөрәгенә дә карыйлар. Элегрәк исә, аерым очракларда, эшче куллар яллаганда ахыр сүзне оешманың башлыгы түгел, бригадирлар, мастерлар әйтә торган иде. Бораулау вышкалары төзүдә бөтен илгә танылган атаклы оста, Социалистик Хезмәт Герое Гәрәй Мәүлетбай улы Баһманов та шушы җәһәттән аерылып торды. Ул үз бригадасына эшче кулларны, берәүнең дә сүзенә колак салмыйча, үзе сайлап ала иде.
- Эшсез калган вакыт, тегендә барам эш сорап, монда барам - бер дә, рәхим ит, дип тормыйлар, - дип хәтер җебен сүтә Галимҗан абзый Хәйруллин. - Таш ватарга да риза инде үзем. Бер нефть оешмасына вышкалар төзү бригадасына эшчеләр кирәк, тик җитәкченең үзеннән башка мәсьәләне хәл итеп булмавын әйттеләр. «Бригадир Гәрәй Баһмановның үзе каршына бар. Ишетә беләсеңме шундый кешене? Әгәр ул ризалык бирсә, без сине эшкә алырбыз», - диделәр. Киттем бригаданы эзләп. Таптым. Мәш килеп вышка корып яталар. Гәрәй Баһмановка нигә килгәнемне дә әйттем. Ул ни "ә", ни "җә" димәде, яңадан үз эшенә чумды: күрсәтмәләр бирә, кисәтүләр ясый, вакыт-вакыт тавышын да күтәреп җибәрә. Әле кулына эш коралы алып башкалар белән рәттән эшкә тотына - җир казый, торба ташый. Мин карыйм, күзәтәм: эшләре бик "майлы" күренә! Карап торып уйлансын дип калдырдымы ул мине үземне генә шушы хәлдә? Шулай көн үтте. Инде кайтып китәргә дә җыена башладылар. Шунда Гәрәй Баһманов минем каршыма килде дә:
- Вышканы аркан тарттырып ныгытыр өчен тотык күмәргә 12 шурф казырга кирәк. Кайларга икәнен күрсәтермен. Менә сиңа солярка. Шуны ягып туңны эретерсең. Әгәр шул чокырларны иртәнгә кадәр казып өлгерсәң, мин сине эшкә алырмын, - диде. Шулай кәйлә, лом, көрәк кочаклап калдым берүзем кырда. Менә шунда, ышанасызмы-юкмы, төне буе керфек какмыйча эшләдем. Октябрь азаклары иде бу. Яшермим, бик авыр булды. Тәмам җыкка калдым. Шайтани уй да кермәде түгел. Ләкин ул коткыга бирешмәдем, тырыштым, тәки теге унике шурфны казып өлгерттем. Менә шундый сынау аша үтеп кенә урнаша алган идем мин вышка төзүчеләр бригадасына, иптәшкәем, - дип очлады сүзен Галимҗан абзый Хәйруллин.
Гәрәй Баһманов эшкә үзе дә бик гаярь зат иде, мәрхүм. Җебек, буыны сыек кешеләрне бер дә өнәмәде.
Аның холкы шулай тынгысыз иде, чөнки ул кеше үзенең бәхетен бары тик тырыш хезмәт белән генә таба ала дип чын күңеленнән ышанган зат иде, иманы шул иде аның. Эшне авырга-җиңелгә, акка-карага аера белмәде. Башка әмәле дә юк иде шул. Шуңа күрә ул татарга хас күндәм холкына тугры калып, эшләде дә эшләде. Башкаларны да шуңа өндәде, әйдәде, ышандырды, үзе кирәк дип тапса куалады да, үрнәге белән дә артыннан ияртте.
Дамир АСЫЛОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төнге сынау Татарстан нефтенә – 70 ел