Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар иле – бөркетләр иле...

Татар теле! Ягымлы да, үзәкләрне өзәрлек моңлы да, назлы да син. Кирәк икән болытлы көндә бураннарны куып кояш булып яктыра торган, кирәк икән яшен булып уйнап, ук булып дошман йөрәгенә кадала торган тел бит син, туган телем! Аналар нәни җимешләрен күкрәкләренә кысып "бәбкәм" дип, сабыйлар сөт тулы ана күкрәгенә сыенып...

Татар теле! Ягымлы да, үзәкләрне өзәрлек моңлы да, назлы да син. Кирәк икән болытлы көндә бураннарны куып кояш булып яктыра торган, кирәк икән яшен булып уйнап, ук булып дошман йөрәгенә кадала торган тел бит син, туган телем! Аналар нәни җимешләрен күкрәкләренә кысып "бәбкәм" дип, сабыйлар сөт тулы ана күкрәгенә сыенып "әннә" дип шушы телдә дәшәләр. Туган илен, горур каһарман халкын өзелеп сөйгән Тукайлар, Җәлилләр, Туфаннар теле бит ул.

Эшчән, горур, типсә тимер өзәрлек көчле егетләр, алсу йөзле, нечкә билле, эшкә уңган сылу кызлар иле ул Татар иле.

Аяклары бозга ябышып катканчы, мәрхәмәтсез Шәрифә карчыкның ишек ачканын көтеп торган нәни Апуш турында язмаларны укыгач, бүген дә нечкә күңелле аналар күзеннән яшь тама. Шундый кыерсытуларда һәм кимсетүләрдә үткән бит Тукайның ятим балачагы. Тик кешелек сыйфатларын, изге күңелен дөньяның рәхимсез бураннары суытмаган, авылдан-авылга бер кирәксез "артык кашык" булып йөргәндә аның нечкә күңеле тупасланмаган, мәрхәмәтсез җаннар нәни йөрәген яралап җәберләгәндә дә күңел сафлыгын югалтмаган ул. Хәреф таный башлаганда ук уйлары, хыяллары белән шигърият дөньясында йөзгән, калган гомерен бармак белән санап, ашыга-ашыга халкына гасырларга җитәрлек мирас калдырган. Бөек акыл иясенең ут булып дөрләп янган йөрәк ялкыны каләмендә кабынган һәм шигырьләр аша кеше йөрәгенә ялкынланып килеп кергән.

Киек казлар каңгылдаша,

"Сау бул, якташ!" - диләрдер.

"Әллә кайтыр, әллә кайтмас

Безнең башлар," - диләрдер.

Кайттың, Хәсән абый, җырың, моңың белән туган илең туфрагына кайттың. Сөйгәнең генә кочагыңа ташлана алмады шул, ачлы-туклы яшәсә дә, кашыклап җыелган канын сатып, сиңа "передачалар" илтеп йөргән, синең өчен үз гомерен дә кызганмаган, декабрист хатыннарының каһарманлыгын кабатлаган тормыш юлдашың син кайтуга инде гүр иясе булган. Я илаһым, раббым! Шул сабыр татар булуың гына синең ялгыз канатыңны сындыра алмагандыр, талпынып кына очардай булса да көч биргәндер. Моңа кемдер җавап бирергә тиеш идеме? Синең бер гаепсез тоткынлыкта үткән көннәрең, җәберләнеп сызлануларың, Луизаңны сагынудан сыгылып чыккан яшьләрең өчен кемдер җавап бирергә тиеш идеме?

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигъремдәге изге антыма.

Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма!

Бу бит ант! Чын мөселман анты бит бу, Муса абый. Синең үлемең бүгенге көндә дә җыр булып яңгырый. Изге доганы хәтерләткән синең шигырьләреңне сәхнәдә балалар да, олы яшьтәге ак чәчле милләттәшләр дә дулкынланып, горурланып, йөрәккә үтәрлек аһәңле һәм дәртле итеп саф татар телендә башкаралар. Авыр хәсрәт кичерсәләр дә, шатлыклары булса да, кулга син язган шигырьләр китабын тотып җанга тынычлык эзлиләр алар.

Нигә язмыш "сатлык җан" исеме астында кимсетеп, мәсхәрәләп, кара киемнәр кидертте микән сиңа? Ничә еллар синең изге рухың кара кием киеп йөрде бит. Әгәр Тимерманс кайтып, синең ялкын тулы йөрәгеңнән чыккан кечкенә кәгазь битенә төшерелгән язмаларыңны тапмаган булса, бәлки син бүген дә "хыянәтче" тамгасы астында йөргән булыр идең. Үзәкләрне өзәрлек, йөрәкләрне тетрәндерерлек хәзинә иҗат итүче бу изге кешене бер дәлилсез мыскыл итәргә, рухын җәберләргә кемнең хакы бар иде? Кайда, кайсы илдә, нинди милләт кешесе соңгы шигырен палач балтасына башын куеп яза?! Үзенең халкын, туган илен өзелеп сөймәгән, илен саткан сатлык җан мондый каһарманлыкны эшли алыр идеме?! Бу бит халкына соңгы сәламе, соңгы иңрәү авазы иде аның!

"Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм!" -

дип ант иткән һәм шул антына ахыргача тугры булып яу кырында ятып калган.

Татар иле - геройлар иле ул. Меңнәрнең гомерен саклар өчен үзенең күкрәге белән дошман амбразурасын каплаган Газинур да татар улы!

Үзегездән соң рәхәтләнеп, ләззәтләнеп укырлык күпме мирас калдыргансыз сез уч төбенә генә сыярлык гомерегездә. Сезне бит шушы татар теле дөньяга чыгарган. Без, татарга гына хас моң белән, сезнең хисләрегезне бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз.

Үзенең антына тугрылыклы булып калган Фатих Кәримнәребез, Туфаннарыбыз, Тукайларыбыз, Җәлилләребезнең үлмәс җырлары буыннардан-буыннарга күчеп, алар турында истәлекләр яңарып торганда татар теле яшәр.

Без сезнең талантыгыз алдында баш иябез. Мул хәзинәләр калдырганыгыз, гомерегезнең соңгы сәгатенә кадәр халкыбызга тугрылыклы булып калганыгыз өчен рәхмәт сезгә, татар уллары!

Мәгъсүмә Гәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев