Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ташламалы даруларны акчага алыштыруның файдасы бармы?

Дәүләт мохтаҗларга социаль ярдәм, шул исәптән ташламалы дарулар белән тәэмин итүне гарантияли. Сүз дә юк, бу ярдәмнән файдаланганда үзеңә отышлы якны сайларга кирәк. Бу мәсьәләдә газета укучыларыбызга киңәш бирүен сорап район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәевкә мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде: - Кеше үзен әйбәт хис иткәндә...

Дәүләт мохтаҗларга социаль ярдәм, шул исәптән ташламалы дарулар белән тәэмин итүне гарантияли. Сүз дә юк, бу ярдәмнән файдаланганда үзеңә отышлы якны сайларга кирәк.

Бу мәсьәләдә газета укучыларыбызга киңәш бирүен сорап район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәевкә мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде:

- Кеше үзен әйбәт хис иткәндә хроник авырулар алай үзен бик сиздерми һәм натураль ташламаны акчага алыштыруга җиңел карыйсың. Ә менә кисәк хәлең начараеп, авыруың баш калкыта икән, ул чакта инде даруы да күп кирәк була башлый, җитмәсә, берсеннән-берсе кыйммәт тә, шунда инде гаилә бюджетына кырынлык килә, ташламалардан баш тартуыңа үкенү туа.

Әгәр сез шундый ялгышлык эшләп, ташламалы дарудан баш тарткансыз һәм моның өчен үкенәсез икән, белеп торыгыз, социаль хезмәтләр күрсәтүгә хокукыгызны Пенсия фондына гариза язып, яңадан кайтара аласыз.

Моның өчен быелның 1 октябреннән дә соңга калмый Пенсия фонды идарәсенә 2014 елдан түләүсез дару алуга социаль ярдәм күрсәтүне яңарту турында гариза бирүегез кирәк. Ә инде 1 октябрьдән соңга калсагыз, ел дәвамында мондый ташламадан мәхрүм булачаксыз.

Исегездә тотыгыз: сезнең ташламалы дарулармы яки алар урынына акча алунымы сайлау үзегез өчен генә түгел, якыннарыгыз иминлеге өчен дә мөһим мәсьәлә, чөнки ул гаилә бюджетына суга. Шуңа да алар белән, ә иң беренче чиратта дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшү мәслихәт.

2013 елда даруларны бушлай алу хокукыннан файдаланганнарга Пенсия фондына гариза бирү кирәкми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ташламалы даруларны акчага алыштыруның файдасы бармы?