Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугыш чоры баласы Әнисә Сабитованың бүгенге тормышы җәннәт төсле

Мәлбагыш авылында үрнәк алырдай, олы хөрмәткә ия кешеләр шактый. Шуларның берсе - Әнисә апа Сабитова. -Без сугыш чоры балалары. Мин күргәннәрне сезгә күрергә язмасын! - күрешкән саен Әнисә апа шулай ди. - Сугышка кадәр дә тормыш мине иркәләп үстермәде. Өч яшьтән әнидән, унике яшьтән әтидән калып, үги әни, үги әби...

Мәлбагыш авылында үрнәк алырдай, олы хөрмәткә ия кешеләр шактый. Шуларның берсе - Әнисә апа Сабитова.

-Без сугыш чоры балалары. Мин күргәннәрне сезгә күрергә язмасын! - күрешкән саен Әнисә апа шулай ди. - Сугышка кадәр дә тормыш мине иркәләп үстермәде. Өч яшьтән әнидән, унике яшьтән әтидән калып, үги әни, үги әби белән үстем. Үстем дип әйтүе генә ансат, алар мине ике елдан: "Теләсә нишлә, йә юлдан яз, йә тормыш авырлыкларын җиңәргә көч-куәт тапсаң - кеше бул!" - дип урамга куып чыгардылар.

Мәлбагышта җиде еллык мәктәпне бишлегә генә тәмамлагач, Бөгелмә педучилищесына укырга керә ул. Аның өчен уку - иң зур бәхет, күккә ашкан хыял була. Әнисә апа әле дә ул чакларны ачык хәтерли: көненә 500 грамм ипи бирә торган булганнар, ул аны сатып, кием алган.

Авылга кайткач, гади укытучы булып кына калмый, сугышта әтиләре, якыннары үлгән балаларга әни дә була.

Тормышка чыккач, Әнисә Барый кызы читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Мәлбагыш мәктәбендә 37 ел хезмәт итә. Үзен белемле педагог итеп таныта, күп еллар завуч булып эшли. Яшь укытучыларның остазына әйләнә.

-Мин баласын укытмаган бер генә йорт та юктыр авылда, - дип, Әнисә апа әле дә үз укучыларының уңышларына сөенеп яши.

Берсеннән-берсе акыллы, эш сөючән өч ул тәрбияләгән ана ул! Минзаһиты - Татарстанның атказанган табибы, Казанның 11 нче поликлинакасы баш табибы. Әнисе - ике югары белемле нефтьче, Фәнисе З0 елдан артык гомерен кеше сәламәтлеген саклау өлкәсенә багышлаган.

Бүген Әнисә апа бик бәхетле әби - 8 оныгы да югары белемлеләр, араларында хәтта доцентлар да бар, 8 оныкчыгы үсеп килә. Тормыш иптәше Суфиян абый белән авылда иң матур, тату гаилә булып яшәделәр. Кызганыч, моннан 19 ел элек ире фани дөньядан китте. Әнисә апа хәзер дә аны сагынып, тормыш учагын саклап яши. Бакчасына керсәң, исең китәрлек - гөлләр, чәчәкләр!

-Яшьлегемә кире кайтмас идем, бик авырлык белән үтте. Кияүгә баргач кына рәхәткә чыктым. Бүгенге тормышым - җәннәт төсле, Аллага шөкер, - ди Әнисә апа.

Кыенлыкларны җиңгән бу олы җанлы кеше җилкәсендә авыр тормыш йөге, маңгаенда тирән җыерчыклар, чәчләрендә ак бәсләр... Шулай да, Әнисә апа әле дә сөйкемле, көчле рухлы... Остазларның остазы, авылыбызның йөзе ул.

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугыш чоры баласы Әнисә Сабитованың бүгенге тормышы җәннәт төсле