Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбыз хуҗалыклары республикада беренчеләрдән булып чәчү эшләренә кереште

Шимбә, 20 апрель көнне, районыбыз хуҗалыклары республикада беренчеләрдән булып чәчү эшләренә кереште. Ул борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, бар шартын туры китереп башкарылды. Басуга кузгалганчы, авыл картлары, хәзрәтләр изге теләкләрен теләп дога кылды. Җир куенына иң беренче орлыкларны да авыл аксакаллары салды. Игенкәйләрнең тәгәрәп уңуын теләп, күпереп җитешкән җир куенына...

Шимбә, 20 апрель көнне, районыбыз хуҗалыклары республикада беренчеләрдән булып чәчү эшләренә кереште.
Ул борынгы бабаларыбызның йола-гадәтләренә тугры калып, бар шартын туры китереп башкарылды. Басуга кузгалганчы, авыл картлары, хәзрәтләр изге теләкләрен теләп дога кылды. Җир куенына иң беренче орлыкларны да авыл аксакаллары салды. Игенкәйләрнең тәгәрәп уңуын теләп, күпереп җитешкән җир куенына йомыркалар тәгәрәттеләр. Авыл үзешчәннәре чыгышы тантанага бәйрәм рухы өстәде. Тик игенченең генә озаклап бәйрәм итәргә вакыты юк. Игеннәрнең тиз арада шытып чыгуы һәм ныгып калуы өчен туфракта алтын бәясенә торган дым катламын югалтмаска, минутын да әрәм итмичә эшкә керешергә кирәк иде.



Иртәнге сәгать белән иң беренчеләрдән булып "Азнакай АФ" ның Сукаеш бүлекчәсе хезмәтчәннәре кузгалды.
- Бүгенге көндә басуларда 45 тракторыбыз эшли, - ди Илгиз Мөслимов. Көзге культураларны тукландыру эшләрен тәмамладык. Моның өчен заманча техникалар, хәтта самолетлар хезмәтеннән дә файдаландык. Кыскасы, язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Шуңа күрә аны май аеның беренче декадасында тәмамларга тулы ышанычыбыз бар.
Районыбызның алдынгы, үрнәк хуҗалыклары: "Кәримов" КФХ, "Марс" ҖЧҖ, "Тукай"лылар да сынатмады, берничә сәгатьтән старт алды.
- 4056 гектар чәчүлек җирләребез бар. Аларның 1600 гектары бөртеклеләр, 1500е терлек азыгы культуралары, 470е пар җирләре. Бүгенге көндә куәтле 4 агрегат чәчү эшләренә кереште, 7 агрегат тырмалауда. Гомумән, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре тәмамланып килә. Тукландыруда заманча "Томан" агрегатларыннан файдаландык. Чәчүлек орлыкларыбыз җитәрлек һәм яхшы, уҗымнар әйбәт кышлап чыкты, механизатор егетләребез үз авылыбыздан, шуңа да тырышып, булсын дип эшлиләр. Эш икешәр сменада оештырылды, - ди фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Фәнүс Кәримов, язгы шундый изге гамәлгә керешер алдыннан була торган дулкынлануын яшерә алмыйча.
"Туйкә" ҖЧҖдә дә эшләр гөрли. Чәчү агрегатларының бишесе дә басуда, 4100 га җирдә эш башкарасы бар. Механизаторлар ике сменада эшли.
-9 майга төп культураларны чәчүне төгәлләргә уйлыйбыз, - ди хуҗалык җитәкчесе Азат Гыйльманов.
Язгы чәчү эшләренә районда алдан ук ныклы хәзерлек барды. Җомга көн кичтән басуда район, хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалыкларга беркетелгән җитәкчеләр һәм аксакаллар катнашында зур киңәшмә узды. Анда катнашучылар тагын бер кат ныклап чәчүгә хәзерлек чараларын барладылар, басулар белән танышып йөрделәр, фикер алыштылар.
- Чәчүне вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен бар шартлар да тудырылган, калганы үзебездән тора, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, игенчеләрне кадерле минутларны әрәм итмичә, аны оешкан төстә башкарып чыгарга өндәп. Эшләр уңышлы гына барганда, игенчеләребез чәчүне 9 нчы майларга төгәлләргә исәп тота.


Бу чор игенчеләрне генә түгел, терлекчеләрне дә зур сынаулар алдына куя. Әлеге уңайдан, "Чалпы" ҖЧҖ фермасында зур киңәшмә узды. Терлекчеләр җәйләүләргә күчү, терлекләрдән үрчем алу, ит-сөт җитештерү һәм башка мәсьәләләр буенча эшлекле сөйләшү алып бардылар. Хуҗалык фермалары, эш алымнары белән таныштылар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Районыбыз хуҗалыклары республикада беренчеләрдән булып чәчү эшләренә кереште