Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсионерлар компьютерга өйрәнә

Мәгълүмати-методик үзәк базасында өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер нигезләренә өйрәтү буенча курслар эшли. Бүгенге көндә өлкәннәрнең дә яшьләрдән калышасы килми, заман техникасы серләренә төшенергә атлыгып торалар. Интернет челтәренең чиксез мөмкинлекләре турында ишетеп, аннан файдаланырга өйрәнәселәре килә. Уңайлы бит, компьютерыңны кабызып, Интернетка тоташасың да, төрле учреждениеләрнең эш тәртибе, автобус-самолет, поездларның расписаниесе, санаторийлар...

Мәгълүмати-методик үзәк базасында өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер нигезләренә өйрәтү буенча курслар эшли.

Бүгенге көндә өлкәннәрнең дә яшьләрдән калышасы килми, заман техникасы серләренә төшенергә атлыгып торалар. Интернет челтәренең чиксез мөмкинлекләре турында ишетеп, аннан файдаланырга өйрәнәселәре килә. Уңайлы бит, компьютерыңны кабызып, Интернетка тоташасың да, төрле учреждениеләрнең эш тәртибе, автобус-самолет, поездларның расписаниесе, санаторийлар турында һәм башка күп кенә кирәкле мәгълүматлар ала аласың.

Теория буенча занятиеләр практика белән чиратлаштырып үткәрелә. Өлкән яшьтәгеләр өчен махсус программа төзелгән. Үзәк белгечләре аңлашылмаган әйберләрне кат-кат аңлаталар һәм күрсәтәләр.

-Кемдер беренче тапкыр гына компьютер артына утыра, кемнеңдер күбрәк беләсе килә, шуңа күрә һәрберсенә шәхси якын киләбез. Курслар бушлай, йөрүчеләр күп, хәтта кайчак компьютерлар җитмәгән чаклар була, әмма бу мөһим түгел, иң мөһиме - теләк! - ди үзәк белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев