Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакайда 11 яңа объект төзеләчәк

Нефтьчеләр урамында төзеләчәк "Шифа" сату үзәге Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының архитектура бүлеге шәһәр һәм райондагы инфраструктура үсеше белән шөгыльләнә. Бүлек эшчәнлеге турында тулырак аңлатма бирүен сорап, без аның җитәкчесе - баш архитектор Сиринә Шәрәфетдиновага мөрәҗәгать иттек. - Бүлек эшчәнлегенең төп юнәлеше булып районда архитектура, шәһәр үсеше, төзелеш, экология, транспорт,...

Нефтьчеләр урамында төзеләчәк "Шифа" сату үзәге

Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының архитектура бүлеге шәһәр һәм райондагы инфраструктура үсеше белән шөгыльләнә. Бүлек эшчәнлеге турында тулырак аңлатма бирүен сорап, без аның җитәкчесе - баш архитектор Сиринә Шәрәфетдиновага мөрәҗәгать иттек.

- Бүлек эшчәнлегенең төп юнәлеше булып районда архитектура, шәһәр үсеше, төзелеш, экология, транспорт, юл хуҗалыгы, электр белән тәэмин итү, элемтә һ.б. буенча программалар, проектлар эшләү һәм аларны тормышка ашыруның дәүләт сәясәтен уздыру тора. Без шулай ук шәһәр төзелеше һәм торак закончалыгы, җирле үзидарә органнары карарлары үтәлешенә дә күзәтчелек итәбез.


- Теге яки бу участокта төзелеш эшләрен башлау турындагы карар ничек кабул ителә?


- Ул муниципаль районның шәһәр төзелеше советында хәл ителә. Әйтик, 2013 елда комиссия шәһәрдә төбәкне өйрәнү музее, мәчет һәм чиркәү, "Росреестр" филиалы биналары төзелеше өчен урын сайлау мәсьәләсен карады. Сәүдә үзәге, күпфатирлы торак йорт һәм башка объектларның эскиз проектларын тикшерде.


- Җир участогы өчен урын сайлаганда инженерлык коммуникацияләре булган предприятие һәм оешмалар белән ничек килешәсез?


-Объектларны проектлаштыру һәм төзелешкә җир бирү үз балансларында инженерлык челтәрләре булган предприятие, оешма вәкилләре катнашындагы ведомствоара комиссия тарафыннан башкарыла.


Төзелеш объекты өчен килешенгән урынга акт төзелә. Аңа комиссиянең рәисе һәм барлык әгъзалары да кул куя. Узган ел шундый 38 актка карар чыгарылды һәм кабул итү өчен югары инстанциягә җибәрелде.


- Ә күпкатлы торак йорт фатирларындагы бүлмәләрне үзгәртеп кору өчен рөхсәтне кемнән аласы?


- Моның өчен кабул ителгән тәртиптәге гариза белән безнең бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризага бүлмә планировкасын үзгәртү яки үзгәртеп кору проекты теркәлә. Аннан соң проектны һәм бинаның техник торышын ведомствоара комиссия тикшерә. Узган ел шундый 11 гариза каралды.


- Үзгәртеп корылган фатир яки бүлмәләрнең проект документациясенә ни дәрәҗәдә туры килүенә күзәтчелек итүче бармы?


-Башкарылган ремонт-төзү эшләрен акт нигезендә комиссия кабул итеп ала. Узган елны гына да күпкатлы йортлардагы планировкасы үзгәртелгән 35 фатир хуҗасына кабул итү акты тапшырылды.


- Комиссия тагын нинди вәкаләтләргә ия?


- Ул торак бинасын башка максатларда файдалануга ярашлы итеп үзгәртү турындагы гаризаларны да карый. Комиссия чыгарган карар буенча белешмә бирелә. 2013 елда узган 8 утырышта шундый 31 гариза каралды, 23 енә уңай җавап бирелде.


Узган ел техник тикшерү буенча ведомствоара комиссия шәхси һәм муниципаль фондка караган 39 йорт һәм торак бүлмәнең торышын тикшерде. Нәтиҗәдә, 21 шәхси йорт яшәү өчен яраксыз, 6 торак йорт яраклы дип табылды. 12 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау зарурлыгы турында карар чыгарылды.


-Сиринә Фәвадисовна, әңгәмәбезне йомгаклап, газета укучыларыбызны агымдагы елда төзелүче һәм сафка бастырылачак торак фонды, социаль объектлар исемлеге белән таныштырыйк әле?


Быел Мәндәй авылында 100 урынлык клуб, Күктәкәдә фельдшер-акушерлык пункты, Кәкре Елга авылында модульле ветеринария пункты ачылачак...


Наил АБДУЛЛИН

Редакция фотосы, үзгәртү һәм куллану тыелган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нефтьчеләр урамында төзеләчәк “Шифа” сату үзәге