Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәҗбүри медицина иминияте полислары Азнакайда план буенча бирелә

515 Узган елдан бирле халык арасында иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полислары тиздән гамәлдән чыгачак дигән сүз йөри. Тиз ышанучан авыл халкы иминият полисларын бердәм үрнәктәге яңа документка алыштырырга ашыга. Нәтиҗәдә кирәкмәгән ыгы-зыгы туа, полислар бирү пунктларында озын чиратлар барлыкка килә. Әлеге хәлне аңлатуны сорап, без республиканың Азнакай районындагы «АК...

515 Узган елдан бирле халык арасында иске үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полислары тиздән гамәлдән чыгачак дигән сүз йөри. Тиз ышанучан авыл халкы иминият полисларын бердәм үрнәктәге яңа документка алыштырырга ашыга. Нәтиҗәдә кирәкмәгән ыгы-зыгы туа, полислар бирү пунктларында озын чиратлар барлыкка килә. Әлеге хәлне аңлатуны сорап, без республиканың Азнакай районындагы «АК БАРС-Мед» Иминият Компаниясе» филиалының директоры Светлана Әхмәтовнага мөрәҗәгать иттек.

- Светлана Әхмәтовна, халыкны иске үрнәктәге медицина иминияте полисларының срогы тиздән чыгачак дигән сүзләр борчый.


- Бу халык арасында таралган сүзләр генә. Исегезгә төшереп үтәм, 2011 елда мәҗбүри медицина иминиятенә кагылышлы законнарга үзгәрешләр керү сәбәпле, бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисы әйләнешкә керде. Шулай да 2011 елның май аена кадәр бирелгән иске полислар үз көчен югалтмады, алар элеккечә медицина оешмаларында кабул ителәләр. Иске документларны яңасына алыштыру этаплап алып барыла. Мин районыбыз халкын, төрле сүзләргә ышанып, полис бирү пунктларына ашыкмаска чакырам. Иске полисларның срогы закон белән чикләнмәгән. Шулай булгач, нигә ашыгырга?


- Шулай да кеше полисын алыштырырга ниятләп килсә, аны кире бормыйсыз бит инде?


- Юк, билгеле. Килсәгез, хезмәт күрсәтәбез. Ниндидер сәбәпләр белән полисларын алыштыручыларга яки аны беренче тапкыр алучыларга (мәсәлән, яңа туган балалар өчен), чиратта тормас өчен, кабул ителүгә алдан язылырга тәкъдим итәбез. Моны 8-800-500-03-03 телефоны (барлык телефоннардан шалтырату бушлай) аша яки www.akbarsmed.ru сайты аша эшләргә була. Полис бирү пунктларына алдан язылу халык уңайлыгы өчен эшләнә. Белгеч янына килү вакытын сез үзегез билгелисез, бу район үзәгеннән ерак яшәүчеләр өчен бигрәк тә уңайлы.


- Мәҗбүри медицина иминияте белән күп еллар буе бер компаниядә файдаланган кешене икенче компаниягә күчәргә өндәүләре мөмкин. Бу очракта нишләргә?


- Медицина иминияте компаниясен сайлаганда, кемгә иминиятләштерелүеңне, аның нинди компания булуын, клиентлары белән ничек эшләвен, аларны ничек яклавын белергә кирәк.


Күп еллар эшләү дәверендә «АК БАРС-Мед» Компаниясе клиентлары турында кайгырту буенча үзен яхшы яктан гына күрсәтте. Үземнән шуны өсти алам: клиентларыбыз канәгать калсын өчен, безнең ярдәмне, яклауны сизеп торсыннар өчен, барысын да эшлибез. Бездә иминиятләштерелгән затларны яклаучы хезмәте бар. Ул тәүлек буе эшли һәм медицина ярдәме күрсәтү белән бәйле бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә булыша.

Бу Татарстанда бердәнбер он-лайн режимында эшләүче уникаль хезмәт. Ягъни пациентның поликлиникада бәхәсле хәл туа икән, ул шунда ук безгә шалтырата ала. Безнең белгечләр, аның проблемасын хәл итү өчен, әлеге дәвалау оешмасы җитәкчелеге белән элемтәгә керә. Тагын кем клиентлары турында шулай кайгырта? Кемдә шундый хезмәт бар?


Бездә шулай ук Татарстанда тиңе булмаган «Түгәрәк өстәл» программасы эшли. Әлеге программа кысаларында безнең белгечләр республиканың барлык районнарында, гадәти пациентларның сырхауханә һәм поликлиника җитәкчелеге белән очрашуларын оештыра. «Түгәрәк өстәл» артында бездә иминиятләштерелгән кешеләр медицина оешмалары табиблары белән турыдан-туры аралашып, аларга үзләренең сорауларын бирә ала.

Безнең Компания медицина ярдәме алу процессын ачык һәм уңайлы итү өчен тырыша. Пациентларның «Түгәрәк өстәл» барышында биргән сорауларын һәм шикаятьләрен дәвалау оешмасы житәкчелеге тарафыннан үтәлүен күзәтеп тора.


- Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.


- Без клиентларыбыз өчен эшлибез, аларга хезмәт күрсәтүне елдан-ел яхшыртырга тырышабыз. Безнең белән калыгыз! 3 миллион 200 меңнән артык кеше безне сайлады.


Тагын бер кат исегезгә төшерәм, мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисларын алыштыру план буенча бара. Әгәр инде хәзер алыштырырга теләсәгез, безнең белгечкә телефон аша яки сайтта язылырга мөмкин. Без сезгә ярдәм итәргә әзер!


Безнең адрес: Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 9 нчы йорт.

Телефоннар: 7-39-34, 7-36-86
«АК БАРС-Мед» Иминият Компаниясе» ҖЧҖ.
Лицензия: С № 3943 16.


Реклама хокукларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәҗбүри медицина иминияте полислары Азнакайда план буенча бирелә