Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлмәттә Азнакай якташлары очрашуы узачак

Азнакайда туып-үскән кешеләр, кайда гына яшәмәсен, үз тамырларын һәрчак истә тота һәм хөрмәт итә. Азнакай якташлары очрашуы Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә зур бәйрәм булып узды. Чираттагы очрашу 21 мартта Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" Мәдәният сараенда узачак. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы булырга ошаган. 16.00-18.00 сәгатьләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе, халык...

Азнакайда туып-үскән кешеләр, кайда гына яшәмәсен, үз тамырларын һәрчак истә тота һәм хөрмәт итә.

Азнакай якташлары очрашуы Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә зур бәйрәм булып узды.

Чираттагы очрашу 21 мартта Әлмәт шәһәренең "Нефтьче" Мәдәният сараенда узачак. Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы булырга ошаган.

16.00-18.00 сәгатьләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе, халык һәм сәнәгать эшләнмәләре күргәзмәсе оештырыла. Кунаклар "Нәүрүз" бәйрәмендә күңел ача алачак.

18.00 сәгатьтә татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты узачак. Зәйнәп Фәрхетдинова, Равил Галиев, Миргаяз Шәрәфиев, Фирдүс Тямаев, Данир Сабиров, Ләйсән Гыймаева, Ландыш Шәрәфиева, "Квартет" төркеме һәм башка артистлар чыгыш ясаячак. Якташлар очрашуына рәхим итегез!

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әлмәттә Азнакай якташлары очрашуы узачак