Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күзәтчелек-кисәтү операциясе бара

Гыйнвар аеннан бирле республикада "Торак - 2011" күзәтчелек-кисәтү операциясе бара. Ул ике өлештән тора. Беренчесе 20 гыйнвардан 31 майга кадәр булса, икенчесе 1 сентябрьдән 25 декабрь арасында уза. Әлеге чара торак йортларда янгын чыгу һәм аларда кешеләрнең гомере өзелү куркынычын кисәтә. Статистикадан күренгәнчә, 2011 елның 7 аенда гына да Татарстанда...

Гыйнвар аеннан бирле республикада "Торак - 2011" күзәтчелек-кисәтү операциясе бара.

Ул ике өлештән тора. Беренчесе 20 гыйнвардан 31 майга кадәр булса, икенчесе 1 сентябрьдән 25 декабрь арасында уза. Әлеге чара торак йортларда янгын чыгу һәм аларда кешеләрнең гомере өзелү куркынычын кисәтә. Статистикадан күренгәнчә, 2011 елның 7 аенда гына да Татарстанда 2078 янгын чыккан. Аларда 174 кеше, шулар арасыннан 9 бала һәлак булган.

Янгынның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, электр приборларын һәм мич җиһазларын куллану кагыйдәләрен тупас бозу, балалар шаяруы.

Халык арасында янгын чыгуны кисәтү эшенә янгынга каршы подразделениеләрнең федераль һәм Татарстан Республикасы хезмәтләре, шулай ук ВДПО, ирекле янгыннан саклау службасы әгъзалары, янгын чыгуны кисәтү инструкторлары тартылган.

Ведомство хезмәткәрләренең төп игътибары җылылык сезоны башында торак секторларында янгын чыгуны кисәтү эшләре алып баруга юнәлдерелгән. Чөнки янгыннарның 76 проценты, аларда һәлак булучыларның 90,8 проценты нәкъ менә шунда туры килә. Шул ук вакытта торак секторындагы янгыннарның 12,1 проценты хуҗаларының исерек булуыннан килеп чыкты.

Быелгы көз безне җылы көннәре белән сөендерми. Халык үзенең торагын камин, газ җиһазлары, мичләр ярдәмендә җылыта. Аеруча шәхси секторда хәлләр хәвефле. Алардагы мичләр, газ җылыткычлары еш кына куркынычсызлык нормаларына туры килми, белгечләр тарафыннан тикшерелми. Тикшерү вакытында бигрәк тә имин булмаган гаиләләр, ялгызаклар, өлкән яшьтәгеләр яшәүче йортларга игътибар бирелә.

Рөстәм ГАЛЛӘМОВ, 24нче янгын часте инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев