Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кайбер Азнакай предприятиеләрнең экологиягә тискәре йогынты ясаган өчен бурычлары бар

Гамәлдәге закон нигезендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясау түләүле. Түләү формалары «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы Федераль закон, башка федераль законнар белән билгеләнә. Азнакай муниципаль районы буенча агымдагы ел башына 28 628 миллионнан артык акча түләнгән. Планда каралганның бу 96 процентын тәшкил итә. Күп кенә оешма-предприятиеләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган...

Гамәлдәге закон нигезендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясау түләүле. Түләү формалары «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында»гы Федераль закон, башка федераль законнар белән билгеләнә.

Азнакай муниципаль районы буенча агымдагы ел башына 28 628 миллионнан артык акча түләнгән. Планда каралганның бу 96 процентын тәшкил итә. Күп кенә оешма-предприятиеләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен бурычлары бар.

- Бу үз эшен башлап җибәреп тә, учетка куелмаган оешмаларга бәйле. Бүген без аларны ачыклау өстендә эшлибез, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Хәннанов. - Әлеге бурычлар бюджетка матди зыян китерә. Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, акчаларның 40 проценты җирле бюджетка кире кайта. Ул әйләнә-тирә мохитне торгызуга һәм саклауга юнәлтелгән (чүплекләрне рекультивацияләү, агачлар утырту һ.б.) чараларга тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбер Азнакай предприятиеләрнең экологиягә тискәре йогынты ясаган өчен бурычлары бар